Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы хезмәткәренең уртача хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итә

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанстат белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы икътисады буенча 2015 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы 28,6 мең сум тәшкил итә. «Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча хезмәт хакының дәрәҗәсе республикада уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән 56% тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында, анда авыл хезмәтчәннәре үз хезмәтләре өчен уртача 30 мең сум алалар. Ә кайбер предприятиеләрдә хәтта күбрәк тә: мәсәлән, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖтә - 35,6 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖтә - 30,9 мең сум.

Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинатында бер хезмәткәрнең уртача хезмәтхакы 31,7 мең сум тәшкил итә.

Республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да хезмәт хакын югарытехнологияле комплекслар белән бер дәрәҗәдә диярлек түлиләрӘлки муниципаль районының «Хузангай» АХҖК - 31,4 мең сум, Чүпрәле муниципаль районы «Чынлы» ҖЧҖ - 26,2 мең сум, Лениногорск муниципаль районы «Лениногорский» АФ»ҖЧҖ - 23,4 мең сум, Тәтеш муниципаль районы «Сафиуллов» КФХ - 23,3 мең сум, Әтнә муниципаль районы«Шахтер» ҖЧҖ - 22,1 мең сум, Әтнә муниципаль районы Ленин ис. АХҖК - 21,2 мең сум, Саба муниципаль районы «Мөхәммәтшин» КФХ - 20,7 мең сум, Балтач муниципаль районы «Труд» ҖЧҖ - 20,4 мең сум, Әтнә муниципаль районы «Кушар» АХҖК - 19,6 мең сум, Кукмара муниципаль районы Вахитов ис. АХҖК - 19,1мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International