11 ноябрьдә Тәтеш муниципаль районының «Бакырчы» ҖЧҖ базасында АПК хезмәткәрләренең хезмәтен саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге район комитеты рәисе Николай Артемьев, Тәтеш муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов катнашты.Семинарга Тәтеш муниципаль районы 17 эре хуҗалыгының урта звеносы җитәкчеләре, хезмәтне саклау белгечләре, терлекчеләр һәм механизаторлар чакырылды.
Киңәшмәне Ринат Хәкимов ачты. Ул Тәтеш районында хезмәтне саклау мәсьәләсенең мөһимлеге һәмактуальлеге турында сөйләде, эштә кичекмәстән хәл ителергә тиешле кайбер кимчелекләрне күрсәтте. Быел Тәтеш муниципаль районында җитештерүдә бәхетсезлек очрагы аркасында хезмәткәр вафат була. Бу аның гаиләсе өчен дә, район өчен дә зур югалту. Әлеге бәхетсезлек очрагының сәбәбе - эшне тиешенчә оештырмау, төяү-бушату эшләрен башкарганда техника иминлеге кагыйдәләрен бозу.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айсылу Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Ул 2014 елда һәм 2015 елның 1 ноябренә агросәнәгать комплексында хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы турында сөйләде.
Ул шулай ук терлекчелеккә бәйле һөнәри авырулар, мондый авыруларны булдырмау өчен кирәкле чаралар турында әйтеп узды. Белгечләргә җитештерүдә зыян күрүчеләргә беренчел ярдәм күрсәтү турында роликлар күрсәтелде һәм хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә торган кагыйдәләр турында сөйләнде.
АПК хезмәткәрләренең һөнәр берлеге район комитеты рәисе Николай Артемьев семинарда канашучыларны хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә өндәде, аерым алганда: эш урынында һөнәр һәм эш төрләре буенча хезмәтне саклау инструкцияләренең, инструктажларының булуына. Шулай ук ул хезмәтне саклау буенча укулар оештырырга кирәклеген билгеләп үтте һәм белгечләрне «Содружество» ҖЧҖ кебек хуҗалыкларда хезмәтне саклау инструкцияләренең ничек төзелүе һәм үтәлүе буенча тәҗрибә алмашырга чакырды.
Семинар ахырында «Бакырчы» ҖЧҖнең башкарма директоры Илгиз Шәйхаттаров чыгыш ясады. Әлеге хуҗалыкта булган бәхетсезлек очрагына бәйле рәвештә, хаталарны төзәтү буенча тиешле эш башкарыла. «Бакырчы» ҖЧҖендә хезмәтне саклау буенча 147 инструкция төзелгән, хезмәтне саклау буенча журналлар һәм документация яңартылган. Бу хуҗалыкның белгечләре инструктажлар булдыруда кыенлыклар кичерүче барлык хуҗалыкларга практик ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр.