Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерү һәм сату күләме буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң алда баручылардан санала. Мәсәлән, 2015 елның 2 ноябренә тәүлеккә 2923 тонна сөт җитештерелгән (2014 елга карата 106%), 2773 тонна сатылган (107%), бу күләм Россиянең җиде төбәге күрсәткечләренә тиң. Бүген Россия Федерациясендә сатыла торган сөтнең 7,9% Татарстанга туры килә (2014 елда 7,6% иде).
Бер сыердан савыла торган сөтнең уртача тәүлеклек күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 0,9килограммга артты һәм ул 12,7 кг тәшкил итә (РФ буенча - 12,3 кг).