Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 2015 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалу турында мәгълүмат бирде.