Матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

9-10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.Грантларның гомуми сумммасы 15 млн. 590 мең сум тәшкил итәшул исәптән 10 млн. 983мең сум (70%) - федераль бюджеттан.

Конкурска кертелгән 3 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан 2 кооператив – Татарстан Республикасы Саба һәм Нурлат муниципаль районнарыннан  грантларга ия булдылар. Саба муниципаль районының «Көек» АХКК казылык цехын реконструкцияләүгә, ит, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән продукция әзерләү өчен мини-заводлар, ISUZU базасында суыткыч җайланмасы һәм фургон-рефрижератор сатып алуга грант алды. Нурлат муниципаль районының «Восток» СПССК тараларга сөт тутыру һәм фасофкалау линиясе, «УАЗ» автомобиль базасында сөт ташу техникасы һәм термобудка сатып алуга грант алды. Бу предприятиеләр тарафыннан тагын кимендә 10 даими эш урыны булдырылачак.

2016 елда «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программасында катнашу турында мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/ рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International