Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында техника һәм запас частьләр белән тәэмин итүчеләр һәм аларны җитештерүчеләр импортны алыштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Кичә, ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында техника ремонтлау һәм импортны алыштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада агрохолдингларның инженер-техник хезмәтләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең вәкилләре катнашгты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов алып барды.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм җитешсезлекләрне ачыклау мәсьәләләре каралды. Агрохолдингларның инженер-техник хезмәтләре вәкилләре үз хуҗалыкларындагы техниканы ремонтлауның торышы турында хисап тоттылар. Авыл хуҗалыгы техникасы дилерлары һәм тәэмин итүчеләр киңәшмәдә катнашучыларга республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың җитешсезлекләрен ачыклау кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирделәр. Запас частьләр сатып алуга һәм әзерләүгә аерым игътибар бирелде.

Һәр җитештерүче үзе җитештерә торган продукция турында җентекләп сөйләде һәм аларның үрнәкләренең видеопрезентациясен тәкъдим итте.

Киңәшмә барышында шулай ук импортны алыштыру юлындагы гомуми проблемалар да каралды. Кайбер җитештерүчеләр сыйфаты буенча төп нөсхәдән дә өстенрәк тора торган  чыдамлырак, озаграк кулланырга мөмкин булган детальләр җитештерүләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, импорт запас частьләренең Россия аналоглары безнең инженерлар тарафыннан елдан-ел камилләштерелә. Чыгыш ясаучылар ассызыклап үткәнчә, төп проблема - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән һәм дилерлардан заказлар булмау, шул ук вакытта аларның күбесе кайбер вак детальләрдән баш тартмыйлар. Запас частьләр аналогларына бәяләр чит илнекенә караганда 30-40%ка түбәнрәк, ә күп санда җитештергәндә 1,5 – 2,5 мәртәбә арзанрак була.

Киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге фикергә килделәр: республика предприятиеләренең җитештерү куәте һәм технологияләре чит ил авыл хуҗалыгы техникасына кирәкле запас частьләрнең барлык номенклатурасын җитештерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук, запас частьләр булдыру һәм аларның бәяләре, запас частьләргә ихтыяҗны өйрәнү, аларга заявкалар алу һәм аларны әзерләү базары мониторингын уздыру максатында,координация хезмәтен булдырырга кирәк дигән фикергә килделәр киңәшмәдә катнашучылар.

Фикер алышу йомгаклары буенча «КамАгроТрейд» ҖЧҖ импортны алыштыру буенча шундый координация эшен алып барырга әзер булуын белдерде.

Киңәшмә анда катнашучылар арасында элемтәләр һәм башка мәгълүмат алмашу белән тәмамланды.

Әлеге чара ремонтлау һәм сәнәгать предприятиеләренең, дилерларның һәм чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләр белән тәэмин итүчеләрнең импортны алыштыру программасы буенча запас частьләр әзерләү базарын үстерү белән кызыксынулары артканын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International