Балтач муниципаль районының «Сосна» ҖЧҖендә машина-трактор паркында түбәндәге электр-монтаж эшләре башкарылды: кабельләр, рубильниклар, яктырткычлар, розеткалар алмаштырылды, энергияне аз сарыф итә торган 36В трансформатор җайланмасы һәмяктырткычлар урнаштырылды. Башкарылган эшләр өчен чыгымнар суммасы 460 мең сум тәшкил итә. 2015 елда узган елның шушы чоры белән чагыштырганда машина-трактор паркында электр энергиясен куллану 5 600 кВтка кимеде, ягъни чыгымнар 30 мең сумга (5,3%ка) кимеде. Башкарылган эшләр шулай ук хезмәткәрләр өчен уңайлы һәм имин шартлар булдыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Сосна» ҖЧҖендә энергияне сак тоту буенча башкарыла торган чаралар республикада энергияне күп куллана торган авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен үрнәк булып торырлык.
Балтач муниципаль районы хуҗалыкларында быел электр-монтаж эшләре 4 миллион сумнан артыгракка башкарылган.