10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Свияга» ҖЧҖ базасында техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары, районавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор) инспекторлары, дилерлар һәм сервис хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады. Ул Министрлыкның инженер-техник хезмәте эшчәнлегенә йомгаклар һәм техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычлары турында сөйләде. Нотыкта ул республика районнарында машина-трактор паркларын эксплуатацияләү, энергия һәм ресурслар нәтиҗәлелеге, техника белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, механизаторлар хезмәтен кызыксындыру чаралары, шулай ук импортны алыштыру мәсьәләләренә тукталды.
Нотыклар белән шулай Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасарыМөнир Халиков, дилерлык һәм сервис хезмәтләре вәкилләре чыгышлар ясадылар.
Семинарның практик өлешендә «Свияга» ҖЧҖнең машина-трактор паркының ремонтлау участоклары күрсәтелде, чарада катнашучылар әлеге хуҗалыкның техниканы эшкә әзерләү тәҗрибәсе белән таныштылар.
Семинарда катнашучылар шулай ук «Ак Барс» МТПның ремонт базасында булдылар, анда алар чөгендер җыю техникасы өчен запас частьләр әзерләү буенча җитештерү цехларын карадылар.
Исегезгә төшерәбез, мондый семинар-киңәшмәләр 11 ноябрьдә – Лаеш муниципаль районында (Кече Елга авылы, «Сөт иле» - «Лаеш» ҖЧҖ филиалы), 12 ноябрьдә – Балтач муниципаль районында (Чепья авылы, «Труд» ҖЧҖ), 13 ноябрьдә – Әлки муниципаль районында (Базарлы Матак авыл, «Үзәк Әлки» ҖЧҖ), 17 ноябрьдә – Түбән Кама муниципаль районында (БСИ-2 базасы, «Бәхетле Агро» ҖЧҖ), 18 ноябрьдә – Зәй муниципаль районында (Чыбыклы авылы, «Зәй шикәре» АФ ҖЧҖнең «Родина» бүлекчәсе), 19 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районында (Иске Иштирәк, «Лениногорск» АФ ҖЧҖ) узачак.