10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Инновацияләр кертү – кошчылыкның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру, аны тышкы базарларга чыгару шартлары» темасына кошчыларның Бөтенроссия икътисадыйфорумының пленар өлеше узды.
Чарада галимнәр һәм белгечләр, Россиянең эре кошчылык компанияләре һәм холдинглары җитәкчеләре, тармакның икътисад хезмәтләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Ул, совет чорында ТАССР ел саен 46 мең тонна кош ите җитештерә иде һәм бу бик яхшы нәтиҗә булып санала иде, дип билгеләп үтте. 2015 елда республика 180 мең тонна кош ите җитештерәчәк. «Ә бурыч үтәлгән дигән хис юк», - диде министр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы мисалга 1,7 млн. га җире булган Белгород өлкәсен китерде. 2015 елда әлеге төбәкнең кошчылары 1,5 млн. тонна кош ите җитештерәчәк. Кызганычка каршы, Татарстанда алай түгел әле, дип билгеләп үтте министр. «Ә без бит рәхәтләнеп 1 млн. тонна кош ите җитештерә алыр идек», - дип өстәде Марат Әхмәтов.
Ул шулай ук кошчылык тармагының резервлары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, «Чаллы-Бройлер»ҖЧҖендә һәм «Камский бекон» ҖЧҖендә икенче чиратларны гамәлгә кертү исәбенә, шулай ук «Ак Барс»холдинг компаниясе» ААҖ киеренкерәк эшләсә, кош итен еллык җитештерүне 75 мең тоннага җиткерергә мөмкин булыр иде.
Марат Әхмәтов үз чыгышында импортны алыштыру шартларында продукция сату мәсьәләләренә тукталды. Продукция сату өчен яңа базарлар табу кыенлаша бара.
Министр шулай ук терлекчелек продукциясенең башка төрләрен җитештерү турында да сөйләде. Мәсәлән,Татарстан Россия Федерациясе товар сөтенең 10 процентын җитештерә.
Аннары Россия кошчылык берлеге (Росптицесоюз) президенты, ФГБНУ ВНИТИП директоры, РФА академигы Владимир Фисинин «Дөньякүләм һәм үзебезнең кошчылыкны үстерү стратегиясе: бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага нотык белән чыгыш ясады.
Владимир Фисинин чыгышыннан күренгәнчә, 2014 ел йомгаклары буенча Россия тавык йомыркасы җитештерү буенча дөньяда алтынчы урында тора (41,8 млрд. данә). Беренче урында - Кытай (473 млрд. данә),аннары - АКШ (90), Һиндстан (69,7), Мексика (47) һәм Япония (42). Галим әйтүенчә, реформалар чорындаРоссиядә йомырка җитештерү күләме 15 млрд. данәгә кимегән.
Владимир Фисинин Россиядә 1965-2014 елларда йомырка җитештерү динамикасы, йомыркадан җитештерелгән продуктлар турында сөйләде, тавык йомыркасының һәм йомырка продуктларыныңассортименты, 2014 елда кош итен иң эре җитештерүчеләр (АКШ - 27 %, Кытай - 24 %, ЕС - 17 %, Бразилия -16 % һ.б.) турында әйтеп узды.
Ул шулай ук дөнья күләмендә кош гриппы авыруына һәм аның белән авырган очракларга бәйле мәсьәләләргә кагылды, моңа каршы вакциналар уйлап табу зарурлыгын билгеләп үтте.
Россия кошчылык берлеге (Росптицесоюз) генераль директоры, икътисад фәннәре докторы Галина Бобылевакошчылык өчен экспортны үстерү перспективалары турында сөйләде. Кошчылыкның экспорт потенциалын булдыру берничә факторга бәйле, болар: кош итен читтән кертүгә квоталар кертү һәм аларны этаплап киметү, кош ите буенча техник регламент кабул итү, актив таможня-тариф буенча дәүләт сәясәте, үзебездә токымлы тавыклар үстерү өчен катнаш азык базасы булдыру, җитештерү күләмнәрен арттыру һәм ассортиментны киңәйтү өчен дәүләт ярдәме чараларын арттыру.
Экспорт потенциалын үстерү өчен үзебезнең продукцияне конкуренциягә сәләтлеле итүгә ярдәм итәргә, экспорт инфраструктурасын үстерергә, инновацион технологияләрне гамәлгә кертергә кирәк.
Галина Бобылева шулай ук үзебездә җитештерелгән ит һәм йомырка белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, Россиягә чит илдән кергән кош ите күләмнәре турында сөйләде, 2014 елда ул 473 мең тонна тәшкил иткән.
Форум кысаларында шулай ук Россия кошчылык берлегенең генераль директоры урынбасары Елена Степанова, ФГБНУ ВНИИППның фәнни җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФА әгъза-мөхбиреВиктор Гущин, ФГБНУ ВНИВИП директорының фәнни эш буенча урынбасары, ветеринария фәннәрекандидаты Маргарита Дмитриева һәм башкалар чыгыш ясады.
11 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Ак Барс-Питрәч» базасында форумның практик өлеше узачак.