ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпанияләр җитәкчеләре, хуҗалыкларның терлекчелек һәм зоотехника буенча консультантлары катнашты.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2024 елның 29 октябреннән 12 ноябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга түбәндәге суммаларда субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итү турында хәбәр итә: хуҗалыкта тотылучы 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыер өчен – 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен - 4 мең сум, ветеринария чараларын уздыруга 500 сумга шартнамә төзегән очракта, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия түләнә. Товар һәм нәселле таналар, бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 60,0 мең сум һәм 70,0 мең сум исәбеннән түләнә.


26
октябрь, 2024 ел
шимбә

Бүген Саба аграр көллиятендә яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан» 16нчы республика конкурсының финалы узды. Традицион масштаблы акция 2024 елгы уракка чыгу белән үк башланып киткән иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

«Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Аның белән бергә министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы» («Приволжскмелиоводхоз») директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Саба аграр көллияте базасында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесенә дан»16нчы республика конкурсы башланды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда XVI БРИКС саммиты кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут эшлекле сәфәре дәвам итә. Бүген ул үз сәфәре кысаларында Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булды. Сәфәрдә Оксана Лутны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов озата йөрделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Бразилия Федератив Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнаштылар.

XVI БРИКС саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендә «Татарстан - Эфиопия» түгәрәк өстәле узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнаштылар.


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

XVI БРИКС саммиты кысаларында Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут килде. Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Биектау муниципаль районында булды һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектларны карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International