Марат Җәббаров Сарман районы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында министр Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булды. Музейның гомуми фондында 3007 экспонат һәм музей коллекцияләре тупланган. Уникаль экспонатлар буларак, фронттан язылган хатлар, өй шартларында тукылган тукымалар коллекцияләре, XXVIII гасырга караган сирәк китаплар җыелган. Экспонатлар дәүләт музей каталогына кертелә. Кайбер раритетлар цифрлаштырылган, туган як тарихын өйрәнү буенча эш алып барыла, китаплар, җыентыклар бастырыла.

“Музей әһәмиятле тарихи вакыйгаларны яктыртуда мөһим роль уйный, безнең мәдәни байлыкларны тирәнрәк өйрәнергә, район халкында ватанпәрвәрлекне үстерүгә һәм яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итә”, — диде Марат Җәббаров.

Аннары Марат Җәббаров Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәрипҗан Әхмәтҗановны һәм Габделәхәт Исмәгыйлевны котлауда катнашты. Министр ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен тапшырды.

Ил буенча 2025 ел - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 80 ел, дип игълан ителде, ә Татарстан Республикасында - Ватанны саклаучылар елы, дип.

“Безнең уртак бурычыбыз - Совет халкының батырлыгын, аның Европада фашизмны һәм нацизмны җиңүгә керткән өлешен, Ватанның азатлыгы һәм яшь буынның киләчәге өчен гомерләрен биргән барлык кешеләрне онытмау, аларны хәтердә саклау”, - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International