Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында булды.
Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров «Агросила» авыл хуҗалыгы холдингының «Сарман» сөт-товар комплексы эшчәнлеге белән танышты. Бүгенге көндә «Сарман» сөт-товар комплексында 1970 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 1778 баш сыер. Комплекс 2024 елның октябреннән декабренә кадәр 2140 тонна сөт җитештергән, ә 1 сыердан 2426 кг сөт савылган.
Аннары министр «Сарман аграр көллияте» ДАҺБУнең тулай торагында һәм уку кабинетларында булды. Бинага капиталь ремонт «Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары тулай торакларына капиталь ремонт» программасы кысаларында башкарылган. Республиканың 9 районыннан килеп укый торган 465 студент өчен студентлар тулай торагында яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә Сарман аграр көллияте Сарманда һәм якын-тирә районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүен кирәкле кадрлар белән тәэмин итүче үзәк булып тора.
«Хәзер бу уңайлы яшәү шартларын һәм уку кабинетларын берләштергән заманча бина, ул студентларны берләштерү һәм үстерү өчен менә дигән үзәккә әверелде», — дип билгеләп үтте министр.
Шуннан соң район Мәдәният йортында «2024 елда Сарман муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» Сарман муниципаль районы Советы утырышы узды, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыкларына саву аппаратлары алуга сертификатлар тапшырылды.
Марат Җәббаров, район икътисадында аграр комплекс зур урын алып тора һәм икътисадны үстерүдә кече һәм урта бизнесның потенциалы шактый зур, дип билгеләп үтте. Муниципалитет һәм тулаем республика икътисадына «Агросила» холдингы агрофирмасы предприятиеләре: «Сарман» АФ, «Нөркәй» АФ, «Җәлил» АФ, «Сарман икмәге» ҖЧҖ, «Сарман ите» ҖЧҖ үзләреннән өлеш кертәләр.
Мөһим факторларның берсе - җитештерү объектларын урнаштыру өчен уңайлы инфраструктура шартлары булдыру. Хәзерге вакытта районда «Сарман» сәнәгать паркы эшли. Сарман авылы территориясендә муниципаль дәрәҗәдә 16,8 га мәйданлы икенче «Тургай» сәнәгать мәйданчыгы төзелә.
«Без мондый мәйданчыкның район икътисады өчен үсеш ноктасы булачагына ышанабыз. Икътисадны, шул исәптән кече һәм урта бизнесны үстерү, беренче чиратта, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән булырга тиеш», - дип ассызыклады министр.