2024 ел Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты өчен хәйрия елы булды. Комбинат 12 ай буена төрле 20 адреска үз продукциясен бушлай җибәргән. Мондый бәхеткә ирешүчеләр арасында – «Игелекле Казан» пенсионерлары, «Обитель Утешения» социаль хезмәтеннән балалы ялгыз аналар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр, «Игелекле эш», «Альпари», «Кайгырту» фондлары карамагындагылар, Зеленодольск һәм Чистай балалар йортларында яшәүче һәм укучы, менталь һәм физик кимчелекләре булган балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казан шәһәренең 1 нче интернат мәктәбе хезмәткәрләре. Бу максатлар өчен барлыгы 6 тоннадан артык продукция җибәрелгән.
Комбинат өчен 2025 елга яңа озак сроклы проект - ул Зеленодольск районындагы Нурлат балалар йортына шефлык итү. Комбинат анда торучыларга моңа кадәр дә күп тапкырлар ярдәм күрсәтте һәм бәйрәмнәр оештырды. Хәзерге вакытта балалар йортында 34 бала яши һәм тагын 45 бала өй шартларында хезмәткәрләр карамагында тәрбияләнә.
Шулай ук 2021 елдан башлап комбинат Казандагы «Колыбель» һәм Зеленодольскидагы «Мамино гнездышко» хатын-кызлар һәм балалар приютларына даими рәвештә бушлай азык-төлек ярдәме күрсәтә. Ә 2022 елдан компания Анжела Вавилова исемендәге фонд тарафыннан төзелгән Казан хосписын барлык кирәкле сөт продукциясе белән тәэмин итүне үз өстенә алды.