Татарстан Республикасы 2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керде.
2024 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 341 млрд 278 млн сумнан артып киткән. Шул исәптән 181 млрд сумнан артык терлекчелек продукциясе, бу 2023 елга караганда 2,3%ка күбрәк, ә үсемлекчелек продукциясе - 159 млрд сумнан артык, 2023 елга карата үсеш 20,1% булган.
2025 елдан Россиядә 2030 елга кадәр исәпләнгән яңа илкүләм проектлар, шул исәптән агросәнәгать комплексын һәм аның технологик бәйсезлеген үстерүгә юнәлдерелгән «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты эшли башлады.
Аның ярдәмендә илдә барлык кирәкле продуктлар җитәрлек булачак һәм дөнья базарында позицияләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр күбрәк ачылачак.