Ленар Гарипов: “Аграр сектор белгечләренә ихтыяҗ даими үсә»

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Россия студентлары көне кысаларында Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Н.Э. Бауман ис. КДВМА ректоры Рөстәм Равилов катнаштылар.

Очрашуда агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшьләрне үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар турында фикер алыштылар.

Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының потенциалы турында сөйләде. “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы - үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак, анда 66 меңнән артык кеше эшли. 2024 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме барлык категория хуҗалыкларда 341,2 млрд сумнан артып китте. Республика үзен төп азык-төлек товарлары белән тәэмин итә торган төбәк булып тора. Аның күләме буенча республика ил төбәкләре арасында лидерлар-10лыгында”.

Министрның беренче урынбасары, 2024 ел нәтиҗәләре буенча тармакта 1 хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 57,7 мең сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 23%ка күбрәк һәм соңгы елларда тармакта хезмәт хаклары үсеше темплары республика икътисады буенча иң югарылардан санала, дип билгеләп үтте. Аграр сектор белгечләренә ихтыяҗ даими үсә.

Ленар Гарипов, агымдагы елда республика территориясендә технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип ассызыклады. Аның составында ике федераль проект расланды: «АПКда кадрлар» һәм «Аеруча мөһим фермент препаратлары, ашамлыклар һәм терлек азыгы өстәмәләре, технологик ярдәмче чаралар җитештерү».

Чыгышын йомгаклап, министрның беренче урынбасары студентларны агымдагы елның 12-14 февралендә узачак «Казан Агро» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International