Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Казахстан Республикасында.
Эшг сәфәре кысаларында кичә Марат Җәббаров Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы Вице-министры Амангалий Бердалин белән очрашты.
Вице-министр, аграр сектордагы хезмәттәшлек илләр арасында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте һәм Казахстан Республикасы агросәнәгать комплексының потенциалы турында сөйләде.
“Терлек азыгы әзерләүдән алып, әзер продукцияне сатуга кадәр булган тулы цикллы ит кластерлары төзелә. Австралия тәҗрибәсе буенча якындагы 2 елда 98 мең башка мөгезле эре терлек симертү мәйданчыгы, 50 мең башка мөгезле эре терлек симертү комплексы, шулай ук беренче махсуслаштырылган терлек биржасы төзү планлаштырыла. Һәр проект тулысынча Министрлык карамагында. Безнең өчен өстенлекле юнәлеш - авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртү. Без Казахстан Республикасы территориясендә уртак җитештерү предприятиеләре булдыру белән кызыксынабыз”, - дип билгеләп үтте Амангалий Бердалин.
2024 ел йомгаклары буенча Казахстан белән агросәнәгать комплексы продукциясенең товар әйләнеше 73,4 млн доллар булган. Яклар шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны арттыру белән кызыксынуларын билгеләп үттеләр.
Сәфәр барышында Татарстан Республикасы вәкилләре ит токымлы мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча махсуслашкан «Щучинский гормолзавод» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт эшчәнлеге белән таныштылар. Компания продукциянең сыйфатын яхшыртып һәм терлекләрне ашатуда һәм симертүдә 10 мең башка исәпләнгән инновацион алымнар кертеп, ит индустриясен актив үстерә. Симертү этапларына түбәндәгеләр керә: яшь терлекләрне 6 айга кадәр сөт белән тукландыру, 10-12 айга кадәр күпьеллык үләнле көтүлекләрдә йөртү һәм 550 кг авырлыкка җиткәнче 180 көн дәвамында баланслы бөртекле азык ашату.