Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXV съезды узды. Президиум составына Россия Федерациясе Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе (АККОР) Президенты, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Владимир Плотников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров кергән иде.
Камияр Байтемиров Ассоциациянең 2020-2024 еллардагы эше, мөһим чаралар һәм съездлар, авыл җирлекләрендә һәм муниципаль районнарда эшлекле активлыкны арттыру, территорияләрдә кече һәм урта бизнесның үсеше, күрсәтелгән дәүләт ярдәмнәре турында сөйләде.
Владимир Плотников, республиканың агросәнәгать комплексы белән бөтен Татарстан Республикасы гына түгел, ә Россия Федерациясе дә горурлана, дип билгеләп үтте. "Авыл хуҗалыгының күрсәткечләре һәм казанышлары елдан-ел арта. Ил үсә һәм авыл хуҗалыгына да зур ярдәм күрсәтелә", - диде РФ АККОР Президенты.
Марат Җәббаров 2025 елда һәм аннан соңгы елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү перспективалары турында сөйләде.
«Татарстан Республикасында авыл җирлекләрендә миллионга якын кеше яши, аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республика халкы төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителгән», - дип ассызыклады министр.
Кече хуҗалыклар тарафыннан 2024 елда 142,2 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләменә килгәндә: 721 мең тонна сөт, 137 мең тонна ит, 330 млн данә йомырка, 881 мең тонна ашлык, 839 мең тонна бәрәңге, 214 мең тонна яшелчә җитештерелгән.
Кече хуҗалыкларга 2025 елда турыдан-туры ярдәм күрсәтү федераль үзәк катнашында 6 юнәлеш буенча һәм республика катнашында 9 юнәлеш буенча 1 млрд 330 млн сум каралган, бу 2024 елга караганда 170 млн. сумга күбрәк.
Марат Җәббаров «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты турында сөйләде, аның буенча якындагы 3 елга федераль һәм республика акчаларын исәпкә алып, 3,1 млрд сумлык финанслау лимиты каралган.
Съезд кысаларында шулай ук шәхси хуҗалыкларының, крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының керемлелеген тәэмин итүнең икътисадый механизмын камилләштерү; кошчылыкны һәм атчылыкны үстерү; гаилә бизнесын үстерүдә буыннар дәвамчылыгының роле һәм әһәмияте; терлекләр белән идарә итү; электрон сәүдә системасы аша авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты итеп Камияр Байтемировны кабат сайладылар.
Чара азагында Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсының династия башлыклары - Фәнис Хәмитовны, Фаил Вилдановны, Фирдүс Салаватуллинны, Азат Әхмәтовны һәм Айрат Хәлиловны бүләкләде. Съезд президиумы шулай ук тармак үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен котлады һәм Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләр тапшырды.