Катлаулы тышкы сәяси вәзгыять аркасында бәяләр арту шартларында югары һәм тотрыклы уңыш алу Россия Федерациясе һәм, аерым алганда, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен иң мөһим бурыч булып тора. Үсемлекләрне тукландыру өчен иң яхшы шартлар тудыру – уңыш булдыруның иң нәтиҗәле чарасы. Минераль ашламалар үсемлекләрнең туклануын канәгатьләндерүнең нәтиҗәле һәм тиз ысулы булып тора.
Шуңа бәйле рәвештә, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре планлаштырылган 4,5 млн.тонна ашлык уңышы алу өчен үз компетенцияләре кысаларында 2025 елга исәпләнгән бөртекле культураларга минераль ашламалар куллану нормаларын бирделәр.
Исәпләүләр, туфракның уртача агрохимик күрсәткечләреннән һәм чәчүлек мәйданнары структурасыннан чыгып, республика туфрагын агрохимик тикшерүнең соңгы туры нәтиҗәләрен гомумиләштерү нигезендә башкарылган.
2025 елда бөртекле культуралар уңышы өчен минераль ашламаларга норматив ихтыяҗ бер гектарга 298 мең тоннадан артык яисә 227,6 кг тәшкил итә.
Культуралар буенча исәпләү нәтиҗәләре түбәндәгечә: көзге бодай (уңдырышлылык - 40 ц/га булсын өчен) - 180 кг/га; көзге арыш (уңдырышлылык - 36 ц/га булсын өчен) - 111 кг/га; көзге тритикале (уңдырышлылык - 50 ц/га булсын өчен) – 271 кг/га; сабан бодае уңдырышлылык - 32 ц/га булсын өчен) - 202 кг/га; арпа (уңдырышлылык - 50 ц/га булсын өчен) - 282 кг/га; ашлык кукурузы (уңдырышлылык - 70 ц/га булсын өчен) - 631 кг/га; солы (уңдырышлылык - 30 ц/га булсын өчен) - 167 кг/га; карабодай (уңдырышлылык - 20 ц/га булсын өчен) - 88 кг/га.
Бөртекле уҗым культураларын язгы тукландыруны азот ярдәмендә башкарып була. Ул уңышның нигезе булып тора - аның уңышка керткән өлеше 74 %ка җитә, чагыштыру өчен: фосфор уңышны 17%ка кадәр арттыра, ә калий, күкерт һәм барлык микроэлементлар – нибары 9%ка якын.
Азотлы ашламалар кертү дозаларын исәпләгәндә төп нигез булып тукыма һәм яфрак диагностикасы материаллары хезмәт итә. Азотлы ашламаларның югары нәтиҗәлелегенә ирешү өчен аларны берничә мәртәбә кулланырга кирәк, ягъни язын 2-3 мәртәбә тукландырырга тәкъдим ителә. Бодайга - вегетация башланганда бераз аммиак селитрасы кирәк, гадәттә, 60-70 кг/га җитә. Икенче тукландыруны куакланудан соң сабакка чыга башлаганчы үткәрәләр. Иртә язда тукландыруның югары нәтиҗәсе аны язгы вегетация башланган чорда, эри башлаган туңган туфракта уртача тәүлеклек температура +2-3оС булганда (нәкъ менә шундый шартларда ашламаларны куллану коэффициенты 17-39%ка арта) башкарганда күзәтелә. Төп ориентир икенчел тамыр системасының үсеп чыгуыннан гыйбарәт (көзге культураларның тамыр системасында ак тамырчыклар барлыкка килү).
Язгы тукландыруларның нәтиҗәлелеге - 1 кг аммиак селитрасы уңышны 12-15 кг-га арттыра.
Бөртекле культураларны нәтиҗәле баланслы тукландыруны тәэмин итү өчен, азот белән тукландыру белән беррәттән, аларны сыек комплекслы ашламалар белән дә тукландырырга тәкъдим ителә, алар түбәндәге яклары белән аерыла: тукландыру элементлары җайлырак формада; дым җитмәгәндә аеруча нәтиҗәле; туфракка тигез төшә; бөртекле культуралар критик үсеш фазаларында фосфорны яхшырак үзләштерәләр.