Министрлыкта шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыруны арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыруны арттыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды. Киңәшмәдә Министрлыкның нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек һәм нәсел эше буенча башлыклары һәм белгечләре, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыру буенча белгечләр һәм кызыксынучы башка затлар катнашты.

Очрашуны ачып, министр урынбасары Гөлүс Баязитов 2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру буенча башкарылган эшкә йомгаклар ясады.

«2024 елның гыйнвар - декабрь айларында республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 74,5 мең сыер ясалма орлыкландырылган. 64,8 мең бозау туган. Ясалма орлыкландыру 84% булган, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6%ка күбрәк», - дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.

«Ясалма орлыкландыру буенча иң күп үсеш Әтнә районында күзәтелә, анда 2589 сыер орлыкландырылган һәм бу күрсәткеч 100% тәшкил итә. Менделеевск районында - 96% (430 баш), Кукмара районында - 95% (4481 баш), Актаныш районында - 93% (4164 баш) һәм Балтач районында - 92% (6164 баш)», - дип билгеләп үтте Гөлүс Баязитов.

Аннары «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләде. Терлекләрне дөрес үрчетү ярдәмендә сыерларның сөтен арттыру темасына җентекләбрәк тукталды.

Чара барышында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе» АҖ белгечләре катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыруны яхшырту буенча районнардан алынган тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

«Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, сыерларны ясалма орлыкландыру күрсәткечләре түбән булган районнарда барлык резервларны кулланырга, район активын, шулай ук эшләргә теләге булган кешеләрне әлеге бизнеска җәлеп итәргә тәкъдим итәбез. Шулай ук халык белән эшләргә кирәк, аларны сыерларны ясалма орлыкландыруның уңай яклары булуына ышандырырга кирәк»,- дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International