ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннарын - Иван Никитинны һәм Солтан Шәйдуллинны юбилейлары белән котладылар

Дөньяда ел саен ноябрьнең икенче атнасында - Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә.


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Дәүләт бәйрәме - милли татулык һәм җәмгыять бергәлеге идеясен, аның Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калырга әзерлеген чагылдыручы Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Республикада «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Теләче муниципаль районында семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Агымдагы елның беренче 3 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россия Федерациясендә беренче урында тора, аңа ил буенча гомуми күләмнең 6,6%ы туры килә. Росстат белешмәләре күрсәткәнчә, 9 айда Татарстанда 1,73 млн тонна сөт җитештерелгән. Җитештерү күләмнәре үсеше 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,9% тәшкил итте (+665,6 мең тонна).

Н.В. Рудницкий ис. Төньяк-Көнчыгыш федераль аграр фәнни үзәгендә төбәкара катнашында Киров өлкәсе умартачыларының IV съезды уза. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин катнаша. Йөздән артык һәвәскәр умартачылар, галимнәр, эшкуарлар бу өлкәдәге тәҗрибәләре һәм фәнни уңышлары белән уртаклашалар.

Республикада 14 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алапр Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.


1
ноябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның октябрь ахырына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 354,3 млн долларлык булды, бу 2024 елгы план күрсәткеченнән 77,4% тәшкил итә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 млн долларга артыграк.


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан кооператив институтында «Россиянең авыл икмәк пешерүчеләре кубогы - 2024» Бөтенроссия конкурсы узды. Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Виталий Платонов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева катнаштылар.


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Министрлыкта “Авыл яши – Деревня живет” проектын гамәлгә ашыру кысаларында бишенче уку дәресе узды. Анда министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International