ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск муниципаль районында “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына зона семинар-киңәшмәсе  узды. Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде. 

Татарстан  Республикасында  ттар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 

«Бердәм Россия» Татарстан  төбәк  бүлекчәсенең  башкарма  комитетында   «Бакчачы  йорты – гаилә  терәге» төбәк  сәяси  проектының  Иҗтимагый  советы  утырышы узды.  

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов Россия  Федерациясе субъектларында  туфракны известьлау  буенча  эшләр  башкару  мәсьәләләре  турында  видеоконференция режимында  уздырылган киңәшмәдә  катнашты.  Аны   Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов  үткәрде. Чарада  шулай  ук   «Татарский» агрохимия  хезмәте  үзәге” ФДБУ директоры    Әнәс Локманов,  «Әлмәт»  агрохимия  хезмәте  станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Мәмәтов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин катнашты. 


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Зәй шикәре» заводы дөньякүләм  азык-төлек  сәнәгатендә  беренче  булып  «Toyota Engineering Corporation» «көмеш»  дәрәҗәсен  алды. Предприятиенең дөньякүләм чагыштырма  анализы  буенча  аудитны  гомуми  җитештерү  системасы  принциплары  нигезендә “ToyotaEngineering Corporation» компаниясе  директоры  Тосихиро Ямада  үткәрде. «Зәй  шикәре»  ААҖ «TEC»  Россиядә  системасы  буенча көмеш  дәрәҗәсенә  күтәрелгән   икенче  компания,    Татарстан  Республикасында  - беренче  һәм  дөньякүләм  азык-төлек сәнәгатендә беренче булды. Аудит йомгаклары буенча  предприятиенең  күрсәткече 3,89 балл булды, бу дөньякүләм  корпорацияләр  дәрәҗәсенә  туры килә.

14 декабрьдә  «Сыйфат  проблемалары  академиясе» МООның    25 нче    юбилей   конференциясе  кысаларында  Мәскәүдә  «Россиянең  иң  яхшы  100  товары» программасы конкурсында  җиңүчеләргә  югары  бүләкләр  тапшыру  тантанасы  узды.  

«Элита» ДНП» АҖ базасында  «Бүгенге  шартларда    терлекчелекне  алып  баруда үгезләрнең җенесләр буенча  аерылган (сексированный)    орлыкларын  куллану”  темасы  буенча   эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  орлыкландыру  операторлары өчен  укулар  оештырылды. Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов,  «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларының эре  мөгезле  терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлары   катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында авылларның һәм авыл җирлекләренең  территорияләрен планлаштыру документларын  эшләү мәсьәләләре буенча  видеоконференция режимында  киңәшмә узды.   


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Әгерҗе  муниципаль районының  Биктау  авылында   Гөлшат  һәм   Радик   Мөхтиевлар  -  яшь  гаиләләрнең  берсе.  Бүген  алар  үз  хуҗалыкларын  булдырып, аякларында нык торалар.  

Германиядә  стажировка узу   2016 һәм  2017 елларда «Һөнәре  буенча  иң  яхшы» һөнәри  осталык  конкурсында  җиңүчеләр  өчен  оештырылды.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International