Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республика авыл хуҗалыгы техникасын алдагы чәчү кампаниясенә әзерләү турында хәбәр итте

2019 елның 23 феврале, шимбә

АПК предприятиеләрендә  хезмәтне саклау  һәм  авыл  хуҗалыгы  техникасының  техник торышы  турында  сөйләде  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә.

Барлык  муниципаль районнар районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  вазыйфаларын  башкаручы    Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. .

Министр соңгы  елларда  Татарстанда  күрелә торган  чаралар  аркасында   авыл  хуҗалыгы  тармагында  җитештерүдәге  имгәнүләрнең  кимүе  күзәтелгәне  турында  әйтте.   Әмма  үлемгә китергән  бәхетсезлек  очраклары  очрый  әле.  2018 елда   шундый  ике  очрак теркәлде.  

Узган  ел республика  авыл  хуҗалыгында  барысы    53 һөнәри авыру очрагы  булды,  шулардан  20се  машина белән сыер саву  операторларына туры  килә.  

2018 елда  хезмәтне саклау  буенча  чараларга    358 млн. сум  акча  тотылган.  Бер  хезмәткәргә  уртача    5 мең  сумга  кадәр туры  килә.  Марат  Әхмәтов бу  чыгымнарның  20%ка кадәрен  Социаль иминият  фондыннан  кайтарырга  мөмкин булу турында   әйтте.  

Агросәнәгать комплексында    инженер-техник  персонал эшенә килгәндә,  ул  Дәүләт техника күзәтчелегенә турыдан-туры  бәйле,   аның   территориаль  органнары  барлык    муниципаль  районнарда  бар.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлышы  әйтүенчә,   инженер-инспекторга  йөкләнеш  1780 бер. техника туры  килә,  ә норматив -    800-1000 машина.

Бүген  республикада    85 мең бер. үзйөрешле  машин һәм тагылма бар,  аларның   22%ы  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә беркетелгән   -   19 мең терәмлеккә якыны.    Барлык  техниканың  яртысы  диярлек  -    38 мең бер. шәхси кешеләрдә. 

«Үзйөрешле  машиналардан  имин файдалану  аларга  вакытында  һәм сыйфатлы  техник  тикшерү  уздыру  белән тәэмин ителә.    2018 елда   АПК буенча  техник  тикшерүгә    12 мең бер.  машина куелды, бу  барлык  саннан    80% тәшкил итә.  Шуннан    11,5 мең бер. техникага   куллануга рөхсәт бирелде», - дип  хәбәр итте  министр.

Ул  шулай  ук,  алдагы  чәчү эшләренә  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында    11 мең трактор бар,  диде, бу  норматив  ихтыяҗның   60%ын  гына яба.   Шул  ук  вакытта   шәхси кешеләрдә   13 мең  трактор,    500дән артык  ашлык  җыю һәм  100гә якын  азык  җыю   комбайны  бар. 

«Шәхси милекчеләрдә булган  техника  – бу  зур резерв. Аларны  кыр эшләренә  активрак  җәлеп  итәргә кирәк. Бу  алар  өчен  өстәмә  керем дә булачак бит.  Техниканы арендалау  – яхшы  практика. Бу  инде,  машинаны  үзең сатып алып,  аны  тотуга  караганда,  күпкә  яхшырак», - дип ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International