Марат Әхмәтов: хуҗалыкларга чәчү эшләренә шәхси техника тотучыларны җәлеп итәргә кирәк

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Республикада  язгы  кыр  эшләренә  шәси кешеләрдәге  авыл  хуҗалыгы  техникасын  җәлеп  итү   планлаштырыла.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә әйтте. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтүенчә,  язгы  кыр эшләре  чорында,  гадәттәгечә,   иминлек  айлыгы  игълан  ителәчәк. Барлык  җитәкчеләр  хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләсенә  мөмкин кадәр җаваплы  карарга  тиеш.  Аерым алганда,  сүз үзйөрешле  машиналарны  һәм барлык  төр  техниканы  имин  куллану  турында  бара.  

«Үзйөрешле  машиналардан  имин файдалану  аларга  вакытында  һәм сыйфатлы  техник  тикшерү  уздыру  белән тәэмин ителә.    2018 елда   АПК буенча  техник  тикшерүгә    12 мең бер.  машина куелды, бу  барлык  саннан    80% тәшкил итә.  Шуннан    11,5 мең бер. техникага  (95%)  куллануга рөхсәт бирелде», - дип  хәбәр итте  министр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы белешмәләре  буенча,    2019 елгы  чәчү эшләренә җәлеп  итү  өчен   авыл  хуҗалыгы  оешмаларында    11 мең трактор бар,    бу  норматив  ихтыяҗның   60%ын  гына яба.   Шул  ук  вакытта   шәхси кешеләрдә   13 мең  трактор,    500дән артык  ашлык  җыю һәм  100гә якын  азык  җыю   комбайны  бар, диде  министр, һәм техниканы     тикшермичә эшкә  чыгаруның  рөхсәт ителмәве турында  искәртте.   

 «Түләү рәвешен  алдан  килештереп,  шәхси кешеләрдәге  тракторларны эшкә  җәлеп  итүне   бүгеннән үк  башларга  кирәк», – диде  Марат  Әхмәтов.  Аның  фикеренчә,  барлык  хезмәтләрнең  үзара  хезмәттәшлек  итүе  язгы  кыр  эшләрен  вакытында  һәм сыйфатлы  башкарып  чыгарга мөмкинлек  бирәчәк, техникадан  һәм җайланмалардан  имин файдалануны   тәэмин итәчәк.

Министр нотыгын шәрехләп,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов: «Шәхси милекчеләрдә булган  техника  – бу  зур резерв. Аларны  кыр эшләренә  активрак  җәлеп  итәргә кирәк. Бу  алар  өчен  өстәмә  керем дә булачак бит.  Техниканы арендалау  – яхшы  практика. Бу  инде,  машинаны  үзең сатып алып,  аны  тотуга  караганда,  күпкә  яхшырак», - дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International