Төбәкләштерү субъектларның агросәнәгать комплексын үстерүгә өстәмә стимул бирә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы җитәкчелегенең күчмә  киңәшмәләре сериясеннән  АПКның  төбәк  идарә органнары  белән  чираттагы   этап узды.   Анда  Идел  буе федераль  округы субъектлары аграрийларына   дәүләт  ярдәме,  шулай  ук  авыл  территорияләрен һәм кече  хуҗалыкларны  үстерү мәсьәләләре каралды.   Очрашуда  Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Джамбулат Хатуов,   Министр урынбасарлары  - Оксана Лут һәм Елена Фастова, Идел  буе федераль  округының  аграр ведомстволары  вәкилләре  катнашты.   

Чара барышында  агымдагы  елда  АПКны  үстерү буенча  дәүләт программасы чараларын  гамәлгә ашыруга җибәрелгән  акчалар  күләме    303,6 млрд сумга  кадәр артуын  билгеләп  үттеләр,  ә ул  бер ел элек    254,1 млрд сум  иде.  Киңәшмәдә  шулай  ук  “бердәм” субсидия  механизмнарына  үзгәрешләр,  дәүләт ярдәзме  белән  иминләштерү һәм турыдан-туры тотылган  чыгымнарны  компенсацияләүгә субсидияләр  бирү  мәсьәләләре каралды. 

В 2019 году Минсельхозом России принято решение о включении в реестр заемщиков 828 заявок (498 заявок из которых относятся к малым формам хозяйствования) от 720 заемщиков, планирующих заключить кредитные договоры на получение льготных краткосрочных кредитов на общую сумму 32,88 млрд рублей.

Очрашуда  шулай  ук  АПК субъектларының “үсеш нокталарын” кызыксындыруга  юнәлдерелгән  төбәкләштерү концепциясенең яңасы   тәкъдим  ителде.   Төбәкләр белән бергә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, субъектлар мөмкинлегеннән, күрше  төбәкләрнең  үсешеннән  һәм ихтыяҗларыннан чыгып,  АПК үсешенең векторларын  һәм  өстенлекләрен  билгели.   Якын  арада  төбәкләрдә, экспортны  арттыру бурычларыннан  чыгып,  авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерү фаразларын эшләүне, 2019-2024 елларга  максатчан  күрсәткечләрне килештерүне һәм куелган бурычларны  үтәү өчен  чаралар  планын эшләүне  планлаштырыла.   Тармакны   федераль бюджеттан финанслау  системасы да оештырылачак.    Субсидияләрнең аерым  төрләре кызыксындыручы һәм       компенсацияләүче  механизмнарга  бүленәчәк,  бу  җитештерүне  киңәйтергә генә түгел,  ә  аны   интенсификацияләргә дә  ярдәм  итәчәк. 

Авыл  хуҗалыгы министрлыгы  агросәнәгать комплексын үстерү  мәсьәләләре  буенча  төбәкләр  белән  системалы  эш алып бара.    Февраль  башында  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев   Тула  өлкәсендә  булды,  шул  сәфәр кысаларында  Үзәк федераль  округ  төбәкләренең  АПК продукциясен  экспортлауны  арттыру     мөмкинлекләре  буенча  фикер алыштылар.  Министр, Татарстан  Республикасы җитәкчелеге һәм Идел  буе  федераль округы  субъектлары вәкилләре  катнашында  шундый   чара   2019 елның  22  февралендә  Казанда  уза. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International