Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 февральдә Буа муниципаль районы Советының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсешкә йомгаклар һәм 2019 елга бурычлар буенча узган утырышында әйтте.
Хисап нотыгында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, 2018 елда муниципалитетның тулаем территориаль продукты күләме 14 млрд сум, ягъни узган елга карата 110% тәшкил итте, диде. Икътисад үсешендә төп өлешне тәшкил итүче тармаклардан: авыл хуҗалыгын (30,9%) һәм сәнәгать тармагын (21,7%) күрсәтергә кирәк. 2018 елда сәнәгать җитештерүе индексы узган елга карата 114,4 % булды. Җибәрелгән продукция күләме 6 млрд 735 млн сумлык, бу узган елның шушы чорына караганда 16% диярлек артык.
Җибәрелгән сәнәгать җитештерүе структурасында 90%тан артыгы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү тармагына туры килә. Буа районы авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча республиканың иң яхшы аграр районнарының бишлегенә керә, ул ит, сөт, ашлык, шикәр чөгендере җитештерү буенча алда бара. Районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 4 млрд 326 млн сум тәшкил итә.
Татарстан Президенты эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталды. Районның тулаем продукциясе күләмендә кече һәм урта бизнес күләме узган елда 20% тәшкил итте. «Бу зур сан түгел. Эшлекле мохитне үстерү өлешендә эшләргә кирәк әле, - дип ассызыклады ул. – Безнең тикшеренүләр барышында җирле эшкуарлар административ киртәләр булуы һәм күзәтчелек органнары тарафыннан еш тикшерүләр оештырылуы турында сөйләделәр. Бу эш системалаштырылырга тиеш. Прокуратурдан бу вәзгыятьне контрольгә алуын сорыйм».
Чыгышының ахырында ул быел Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны уздыру мөһим сәяси вакыйга булуын әйтеп узды. Моннан тыш, 2019 ел – ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтүгә әзерләнүнең төп этабы булуын да искәртте.
Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты он –ярма продукциясен тарттыру предприятиесендә булды һәм Буа ҮРХ (ЦРБ) поликлиникасы бинасын капиталь ремонтлау нәтиҗәләрен бәяләде.
«Борай М» ярма заводы 2015 елда ачылган иде. Бүген предприятие борайдан төрле әйберләр әзерләү буенча махсуслашкан, болар: вакланмаган һәм вакланганярма, он, макарон һ.б.лар. 2018 елда компания тарафыннан барысы 620 тоннадан артык продукция сатылган, бу узган елга караганда 11%ка күбрәк.
Белешмә өчен:
Борай – артык карауны таләп итми, зур уңыш бирә торган бөртекле культура, ул әле неолит чорыннан ук кыйммәтле азык продукты булып саналган. Ярма составының үзенчәлеге канда шикәр күләмен нормалаштыруга, ашказаны эшчәнлеген һәм йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга ярдәм итә. Бу продуктны даими куллану нерв системасы торышын тотрыкландыра, аң-зиһенне һәм хәрәкәтне яхшырта.