Кайгыртучан хуҗа – Тәтеш районының агрофирма уңышы нигезе

2019 елның 22 феврале, җомга

Без һәр атнада  авылда  үз эшен  ачкан кешеләр,  гаилә фермалары,    аякларында  нык торучы  һәм үз туган  авылында  күңеленә  хуш килгән эш белән шөгыльләнүче  эшкуарлар турында  язабыз.  Шундыйларның  берсе  -  Тәтеш  районыннан   Радик Нургалиев. Ул  Кече  Әтрәс авылында  туып,  шунда  ук крестьян хезмәте  үрнәкләрен  күреп  үсә.  Бүген  инде  ул  “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖенең    генераль  директоры, бу  хуҗалык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  буенча  алдынгы  хуҗалыклар  рәтендә.   

  «Нур» җитәкчесекнең махсус   авыл  хуҗалыгы  белеме  юк,  әмма, шуңа  да  карамастан,  хуҗалыкта  барлык  эшләр  уйлап,  акыл  белән  эшләнә.    Радик  Нургалиевтагы  төп сыйфат   - үз эшен  җиренә җиткереп башкару.  Мисал өчен, орлык  әйләнеше буларак  агрономик төшенчәне алыйк.   «Нур» ҖЧҖендә бу  закон итеп  алына.  Чәчүлек  мәйданнарының   структурасы бик  уйланып  эшләнә,  туфрак уңдырышлыгы  турында  кайгырту  шулай  ук күренеп  тора.    Теләсә  нинди бәйләнчек    агроном сорарга  мөмкин:    «Нур»да  чиста яисә  чәчелгән пар бармы? Җавап шул: һәр елда  500 гектарлап җир , бу  чәчүлекләрнең    10%ы дигән сүз.  Яртысында  - сидерат, горчица, ерак кырлар өчен яшел ашлама. Шунда ук салам кертелә. Ә фермага  якынрак кырлар    органик ашлама алалар  - елга   10 мең  тоннага  кадәр.    Аларны  сыерлар  астыннан чыгуга  түгел,  ә ике  еллап  ятканнан  соң, черемәгә әйләнгәннән  соң    гына  туфракка кертәләр.  Күпьеллык  үләннәр дә аз  түгел -   1000 гектарлап  диярлек.   Рапс, борчак  үстерелә. 

Соңгы  5 елда    «Нур»да  бөртеклеләр  уңышы  гектардан     16,8 центнер тәшкил итә, авыл  хуҗалыгы  продукциясеннән  акчалата  табыш   - ике  мәртәбә артык.   2017 елда  хуҗалыкта  бер  гектардан   42 центнер ашлык алына. Узган  ел  район өчен корылык булса да,   «Нур» игенчеләре  гектардан   36,3 центнер уңыш алдылар.  Моңа  бары  тик  кырларда  тәүлек  буе  тырмалау,     культивацияләү  аркасында  гына ирешеп була, шулай  итеп  алар  дымны  саклап  кала  алалар.    

Агымдагы  ел уңышын  булдыруда  да    Радик  Нургалиев  өчен  эшләрнең вагы  юк.  

«Быел җирләр  корылыктан  соң  таш кебек  каткан  иде, сөрү техникасы  хәтта  ватыла  иде, ә  көзге  чәчү  вакытында  берни күренмәслек  тузан  өермәсе  күтәрелә  иде. Барыбер  бөтен  кырларны  эшкәрттек, йомшарттык, кабаттан  чәчү кирәк булса,  орлык  запасы  да  бар,  язгы  кыр эшләрен  арттырырга  кирәк  булса,  техника да  җитәрлек», - дип сөйли   Радик Галимҗан  улы. 

 «Нур»ның язгы  кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзерлеге турында   өелеп тора  торган    минераль ашламалар күрсәтеп  тора.  Узган  ел  уңышы  өчен  гектарга    70 кг ашлама кертелгән, быел  80 кг кертергә  ниятләп  торалар.    Бүгенге көнгә  40 кг исәбеннән  тупланган  инде.   Сабаннар,   культиваторлар, чәчкечләр,  кәтүкләр һәм башка эш агрегатлары  чәчүгә әзер, алар  көздән үк  ремонтланган.     

Болар барысы  да  шактый  чыгымнар  таләп  итә. Шуңа  күрә    хуҗалык  банк кредитлары  да  ала, кыр эшләре  барышында  барлык  ресурслар  җитәрлек  булырга  тиеш.   Хуҗалыкның  үз финанс  чыгнаклары   да бар,  әлбәттә.   Бу -  ашлык,  орлык  кына  түгел,  тагын  бәрәңге  дә бар  әле.   Былтыр  гектардан  бу  культураны   350 центнер алалар, ә тулаем  җитештерү  күләме -  2070 тонна. Ә тагын  саллы  чыганак  - болар  терлекчелек  фермалары.  Алар  реконструкцияләнә, сыер абзарлары  сөтүткәргечләр  белән  җиһазландырылган.   Сыерлар рационында  печән, сенаж һәм  силос, шулай  ук  аксымлы  өстәлмәләр һәм   премикслар  каралган.  Узган елда     1954 тонна сөт  җитештерелгән, ит -   161 тонна.

Биредә  агрофирма  өчен генә түгел,  ә авыл халкы  өчен  дә  шактый  күп эшләр эшләнә.   «Нур» агрофирмасы  авылга  ярдәм  итүне үз контролендә тота.      Алабирде, Олы  һәм Кече Әтрәс  авылларының  ярдәмче  хуҗалыкларын  печән,  салам белән тәэмин итү,  кышын  юлларын  чистарту, бәйрәм  чаралары  уздыруда  авыл  җирлегенең башкарма комитетына  ярдәм  итү, ашыгыч ихтыяҗлар  өчен  авыл  кешеләренә  транспорт бирү  кебек  эшләр  башкарыла.    Радик Галимҗан  улы  боларның  берсен  дә  үзе өчен    артык  йөк  итеп  санамый,  ә, киресенчә,  мөһим эш дип кабул итә.    Шуңа  да,  Олы  Әтрәс авыл  җирлегендә    терлекләрнең  күп булуы  очраклы  гына түгелдер - бу  җирлектә  район  буенча  иң  күп терлек  исәптәнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International