ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Агросыйныф» республика һөнәри- ориентация проектының  презентациясе  узды. Проект    мәктәпкәчә  яшьтәге   балалар   һәм  башлангыч  сыйныф  укучылары  арасында     авыл  хуҗалыгы  һөнәрләрен  популярлаштыруга  юнәлдерелгән. 


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Бүген Тукай  муниципаль районында  “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына     зона  семинар-киңәшмәсе  узды.  Аны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде. 

Июль азагында Министрлык тарафыннан «Татарстан  Республикасы АПКсының  иң  яхшы  комбайнчысы» республика конкурсы  игълан  ителгән  иде. Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру  максатларында,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасыннан нәтиҗәле файдалану максатларында  уздырылды.  

Әлки  муниципаль районының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы  алдынгыларын  бүләкләү  тантанасы  узды. Чарада  Әлки  муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, фермерлар хуҗалыклары  башлыклары,  шулай  ук  районның  АПК  предприятиеләре  җитәкчеләре  һәм белгечләре  кактнашты.  

2018 елның  29 декабреннән  2019  елның   7 гыйнварына  кадәр  республика  башкаласының җәяүле үзәк урамнарында  "КышДаКар-фест" кышкы  фестиваль кысаларында җирле  фермерлар  үзләренең  продукциясен  чыгаралар,   дип  хәбәр  итә  Казан мэриясе матбугат  хезмәте.     


15
декабрь, 2018 ел
шимбә

Алдагы  елга язгы кыр эшләренә  әзерлекнең  бүгенге  этабы турында  җомга  көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Премьер  министры урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   турында сөйләде.   

Шимбә көнне Казанда Татарстан башкаласында  авыл хуҗалыгы  продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар  китерелгән продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.    

2018 елда «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче  программасын  финанслауга  32,8 млрд. сум  бүленгән. 


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Министрлыкта  2018 елда  бакчачылык  ширкәтләрендә  инженерлык    инфраструктурасы  объектларын  капиталь  ремонтлау  һәм  реконструкцияләү   эшләренә  йомгаклар  буенча  видеоконференция режимында   киңәшмә  узды Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов  үткәрде. 

Татарстанның өч шикәр заводыннан икесендә шикәр  чөгендерен  эшкәртүне  төгәлләделәр. «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 169,8 мең тонна чимал  эшкәртелде  28 мең тонна шикәр  әзерләнде,  бу  узган  елга  караганда     13,2 мең тоннага  азрак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International