«Яңа эш башлаучы фермер» интеллектуаль уенының II этабына теркәлү башланды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда Татарстан  Республикасының  мәктәп  укучылары,   югары һәм һөнәри белем  бирү учреждениеләре  арасында   «Яңа  эш башлаучы фермер» интеллектуаль уенының   I этабы  тәмамланды.   Ул  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының йомгаклау  коллегиясе һәм агросәнәгать комплексы күргәзмәсе Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм “Казан  дәүләт аграр университеты” югары  һөнәри белем бирү ФДБМУ   ярдәмендә  "Россия авыл  яшьләре берлеге"нең  Татарстан  төбәк  бүлекчәсе   тарафыннан  үткәрелде.    Аның  максаты  – укучыларда  бизнес күнекмәләрен  булдыру – авыл  хуҗалыгын планлаштыруга, мәгълүмат туплауга һәм анализлауга, идарәчел карарлар  эшләүгә һәм командада эшләргә өйрәтү. 

«Яңа  эш башлаучы фермер» интеллектуаль уенынында  24  проект белән    100дән артык  кеше  катнашты.    Яшьләр  үз бизнес-идеяларын тәкъдир  иттеләр, бизнес-планлаштыру, менеджмент, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  программалары   буенча  бер-берләренә  сораулар  бирделәр,    кейслар  чиштеләр  - тәкъдим ителгән  бәхәсле  вәзгыятьләрдә законнар  нигезендә карарлар  кабул  иттеләр,    эксперт  жюриының  сорауларына җаваплар бирделәр. 

Гомуми белем бирү  учреждениеләре укучылары арасында I этап йомгаклары  буенча  урыннар  түбәндәгечә   бүленде: 

1 урын – Югары  Ослан  муниципаль районының «Матюшино УБМ (СОШ)» МБМУ командасы,    «Агротехнологик юнәлештәге урта  мәктәп базасында укыту-фермерлык  буенча кече хуҗалык  оештыру» проекты  белән;

2 урын – Мамадыш  муниципаль районының  «Красногорск  УБМ (СОШ)» МБМУ командасы, «Бәрәңге үстерү»  проекты  белән;

3 урын -  Арча муниципаль районының    «Шушмабаш УБМ (СОШ)» МБМУ командасы,   «Трое из ларца» (Өчәү бер  кибеттә) авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы (СПОК) проекты  белән.

Һөнәри белем  бирү  учреждениеләрендә укучылар  арасында:  

1 урын -   «Саба  аграр көллияте» ДАҺБУ студентлары,   «Саба-Ягодный рай» (Саба  - Җиләкле  җәннәт) КФХ проекты  белән;

2 урын -   «Тәтеш авыл  хуҗалыгы  техникумы» ДАҺБУ студентлары,    Golden Greens КФХ;

3 урын - «Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ студентлары,    «Терлекләр өчен гидропон яшел азык үстерү һәм сату» проекты белән.

Югары белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында:

1 урын – Бытбылдык йомыркасы һәм ите  алу өчен  бройлер тибындагы бытбылдыклар  үрчетү буенча    «Техас» фермасы  проекты   (Н.Э. Бауман ис.    Казан ДВМА);

2 урын -   «BioMilk@ КФХында сөт  җитештерү һәм агротуризм проекты (Н.Э. Бауман ис.    Казан ДВМА);

3 урын – Рапс җитештерү һәм эшкәртү  буенча  инвестиция   проектының  бизнес-планы   (Казан ДАУ).

Беренче  этаптагы  барлык  конкурсларны  җиңеп  чыгучылар  икенче (читтән торып) этапка узалар.  

Җиңүче  командаларга  алга  таба  катнашу  өчен  теркәлергә һәм  үз эшләрен    (презентацияне, бизнес-планны, реклама  плакатын,   видеога  сылтамаларны  һ.б.ларны)  һәм команда  турындагы мәгълүматны   шәхси   кабинет аша  урнаштырырга  кирәк. 

Эксперт  советы эшләрне түбәндәге  критерийлар  буенча  бәяләячәк:
— чынбарлык, нәтиҗәлелек, максатка ярашлылык;
— җирлеккә географик  бәйлелек;
—  инвестицияләр җәлеп  итү һәм   акланыш сроклары;
— ресурсларны  комплекслы  файдалану;
—  икътисадый һәм юридик нигезләү.

Һәр  критерий   5-баллы   шкала  буенча  бәяләнә. Иң күп балл  җыйган  эшләр авторлары  арасында   «Яңа  эш башлаучы фермер» интеллектуаль уенының   III этабына  -   үз проектларын Эксперт  советы  каршында  турыдан-туры  яклауга  чакырылалар.  

Теркәлүне түбәндәге  сылтама буенча  узарга  мөмкин: https://rssm.su/account/register/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International