ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2017-2025 елларга  авыл  хуҗалыгын  үстерүнең  федераль  фәнни-техник программасына "Россия  Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү" ярдәмче программасын  кертте,  аның  буенча  тиешле  карар  Министрлар  Кабинеты  сайтында  басылып  чыкты.  

Биектау муниципаль районында хуҗалыклар җитәкчеләре,   баш  агрономнар һәм ветеринария табиблары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  буенча  укулар  узды.  

 


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан йомырка җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында  алдынгылар рәтенә керде.  Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  «Татар-информ» МА хәбәр итте. 

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында  Татарстанда  2019 ел  уңышы  өчен тупланган минераль ашламалар  күләме фараздан 20%  тәшкил итә,  дип хәбәр итә «Татар-информ» МА Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына.  

Менделеевск районында На базе КФХ Әгълиев Р.М. КФХ базасында  техниканы 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча    семинар – киңәшмә узды.  Чарада   Менделеевск  районы  башлыгы Валерий Чершинцев, район башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча  ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе башлыгы Илнур Фәрукшин, шулай ук КФХ башлыклары  һәм  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  белгечләре  катнашты.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Кече хуҗалыкларның,  шәхси  хуҗалыкларның, крестьян - фермер хуҗалыкларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының   эш нәтиҗәләре турында бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хйкүмәте  Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән  таныштылар.    


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләрен  бүләкләделәр.  Биредә  «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре»  республика конкурсында җиңүчеләр бүләкдәнде. Авыл хуҗалыгы тармагының югары уңышларга ирешкән 100 вәкиле Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  дипломнары  һәм  100 мең  сум күләмендәге премия  белән бүләкләнделәр. 

21 декабрьдә агросәнәгать комплексы өлкәсендә  мәгълүмат  сәясәтен  үстерү  һәм  2018 елга йомгаклар ясау мәсьәләләре буенча АПКның төбәк  органнары  матбугат  секретарьлары  белән   Бөтенроссия  киңәшмәсе  узды,  аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  киңәшчесе Юрий Косован  уздырды. 

Буа муниципаль районында     авыл  халкының  һәм  кооперациянең  эшлекле  активлыгын  кызыксындыруның  системалы    инструментларын  чыгаруны  килештерү буенча  киңәшмә   узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International