Нурлат районында агросәнәгать комплексының Хезмәт герое хөрмәтенә урам исеме аталган

2019 елның 23 феврале, шимбә

Бүген  безнең    көндәлек  хезмәте  белән абруй  һәм ихтирам яулаган  кешеләр турындагы  “Хезмәт кешеләре” рубрикасының  герое  -  Захаров Николай Иванович. Ул  1929 елның   20 сентябрендә  Октябрь  районының  Иске Чаллы  авылында  крестьян гаиләсендә туа.  Бөек Ватан  сугышының  икенче  елында  авылның  җиде  еллык  мәктәбен  тәмамлый.  Аңа алга  таба уку турындагы  хыялларын онытып  торырга  туры  килә,  чөнки  кырларда  һәм фермада авылдашларына булышырга  кирәк  була.  

Аннары  алда  армия     хезмәте. Шуннан кайткач,  Бөгелмә  авыл  һөнәр техник училищесында  (СПТУ)   тракторчылар  курсына  укырга  керә,  аны  укып чыккач,  туган  колхозында  эшли башлый.   Николайның  эшләре  әйбәт бара, һөнәрен  ярата,  әмма,  көтмәгәндә,  колхоз рәисе  аңа  артта  баручы  дуңгызчылык  фермасына  җитәкчелек  итәргә   тәкъдим  итә.    Захаров, йөзләгән хайван өчен үз өстенә зур  җаваплылык алып,  баш-аягы  белән эшкә чума.   Озак көттермичә,  фермада  эшләр  җайга  салына башлады,   «Борьба» колхозы  зурайтылган  яңа  хуҗалык составына -   Синдряков ис.  колхозга  керә.  Захаров зурайтылган  дуңгызчылык фермасын үз канат астына  ала. 

Николай Иванович бөтен  көчен шул  эшкә бирә,  көн-төн эшләүнең нәтиҗәсе  озак  көттерми:    район һәм республика белешмәләрендә   колхоз хайваннарның артымы һәм  дәүләткә  ит тапшыру  буенча  алдынгы  урыннарны  ныгытканнан  ныгыта  бара.   Дәүләткә  терлекчелек  продуктларын  тапшыру  буенча  VIII бишьеллык планы  (1966-1970 еллар) арттырып  үтәлә. 

Бу  югары  уңышлар  өчен  СССР Югары  Советы Президиумы Указы  белән  1971 елның  8 апрелендә    Николай Иванович Захаровка Социалистик Хезмәт Герое исеме  бирелә,  аңа  Ленин ордены  һәм    «Урак һәм Чүкеч» алтын  медале  тапшырыла. 

Соңгы  елларда  ул  халык  депутатларының  Иске Чаллы авыл  Советы  рәисе, Синдряков ис. колхоз рәсие урынбасары вазыйфаларында    эшли.   Халык  депутатларының  Октябрьск   авыл  Советы   депутаты  булып  сайлана. Фидакарь  хезмәте  өчен    медальләр белән бүләкләнә. 

Нурлат шәһәрендә  Николай Иванович Захаров хөрмәтенә  урам исеме  атала,  ә аның  исеме  агросәнәгать комплексының Хезмәт геройлары  китабына кертелә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International