Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марс Алиев һәм Ветераннар советының башка вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Уставы проекты белән таныштылар һәм аны эшләп бетерү буенча карар кабул иттеләр.
Сәламлау чыгышы белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. «Авыл хуҗалыгы тармагы шәһәр кешеләре һәм авыл кешеләре өчен дә һәрвакыт тундыручы булды. Аңа ныклы нигез саплган ветераннар – безнең горурлыгыбыз», - диде ул. Ришат Хәбипов Питрәч районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Мактау билгесе” Ордены кавалеры Илгиз Хамзинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярның аның белән беркөнне туган, 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хатынына да чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
«ТР АПКсының Ветераннар советы бер ветеран да игътибардан читтә калмас өчен бөтен көчен куячак», - дип билгеләп үтте утырыш азагында Марс Алиев.
Искәртеп узабыз, һәр эш көнендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ветераннарны кабул итү оештырылган, адресы: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт. Тулырак мәгълүматны 8(843)221-77-97 телефоны аша һәм veteran_apkrt@mail.ru электрон почта аша алырга мөмкин.