Дмитрий Патрушев: Татарстан Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча алдынгы урынны били

2019 елның 22 феврале, җомга

Бу  хакта  бүген Россия  Федерациясе  субъектларының  авыл  хуҗалыгы  җитештерүен артттыру һәм экспорт куәтен  үстерү  буенча  Казанда  узган  чираттагы  киңәшмәдә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министры        Дмитрий Патрушев сөйләде,  чарада  Россия  Федерациясе  президентының  Идел  буе федераль округындагы  вәкиле    Алексей Кузьмицкий,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Идел  буе  федераль округы  төбәкләре  башлыклары, АПКның  төбәк   идарә  органнары  җитәкчеләре  һәм дәүләт компанияләренең  тармак  җитәкчеләре  катнашты. 

  Дмитрий Патрушев билгеләп  узганча,  тармак алдына  АПК продукциясен  эекспортлауны  арттыру  буенча  куелган  бурычларга  бәйле  рәвештә,  Россия  Федерациясе Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Президентның  вәкаләтле  вәкилләре  белән бергә  сбу  тематика буенча  барлык федераль округларда киңәшмәләр серииясен уздыра.   Бу  чараларның  максаты  -  төбәкләр белән бергә  экспорт продукциясен җитештерүне киңәйтү һәм аның  күрсәткечләрен  арттыру  буенча  бурычлар кую  һәм карарлар  эшләү.  

 «Бүген  Идел  буе  федераль  округы АПК продукциясен  җитештерү  буенча  Россиядә  беренче  урында  тора.   Безнең  фаразлар  буенча,    2024 елга   округ  экспорт күләмен  ике  мәртәбәдән күбрәккә  арттырачак:   1,2 миллиард урынына  2,8 миллиард  долларга  кадәр.  Барлык  планлаштырыла  торган  экспорт  күләмендә  Идел буе  федераль округынык шулай  артачак һәм ул  6%тан  артыграк  булачак», — диде  Дмитрий Патрушев.

Бүгенге  көндә   округ чит  илгә  күпчелек рәвештә   май продукциясе  һәм ашлык чыгара. Шул ук  вакытта, куелган  бурычларга  ирешү өчен  Идел буе федераль округы  төбәкләренә    бу  һәм башка юнәлешләр буенча  да  авыл  хуҗалыгы җитештерүен  арттырырга кирәк  булачак.    2024 елга  бөртеклеләр  җыюны   1,5 мәртәбәгә арттырырга  -  31,8 млн тоннага  җиткерергә  кирәк  була,  майлы  культураларны  -  40%ка -  7,3 млн тоннага  кадәр. Терлек  һәм кош-корт  җитештерүне    10%ка арттырырга  - 3,4 млн тоннага  кадәр, сөтне   –   10,2 млн тоннага  кадәр  (2018 елда  ул   9,5 млн тонна  иде).  Дмитрий Патрушев өчен  Идел буе федераль округының   кайбер  төбәкләрендә хәләл продукция җитештерүнең үсешен  билгеләп  үтте, аны  чит иллләр базарларына чыгару  өчен  арттыру  зарурлыгын әйтте.   

Министр сүзләренә караганда,   округта куелган  бурычларны үтәү өчен  кирәкле  мөмкинлекләр бар.   Ул  киңәшмәдә катнашучыларны, аерым алганда,  АПКның  төбәк  идарәләре  битәкчеләрен, бу  юнәлештә эшне арттырырга һәм билгеләнгән бурычларны  үтәүгә  җитди карарга  өндәде.  

Авыл  хуҗалыгы җитештерүенең  үсеше  гамәлдәге  предприятиеләрне  базарның  актуаль бурычларын үтәү өчен модернизацияләү исәбенә,  шулай  ук  яңа  объектлар  төзү исәбенә  тәэмин ителергә  тиеш.   Идел буе федераль округы территориясендә  барысы  22ләп инвестпроект  бар,  алар  экспорт үсешеннән    1,5 млрд доллар  табыш китерер, дип исәпләнә. 

Чыгышының  азагында  Дмитрий Патрушев куелган  бурычларның  үтәлүенә, ә аларны  хәл итүдә  югары технологияле заманча   предприятиеләрне ачу  һәм булганнарын  модернизацияләү, яңа  эш урыннары  булдыру,  авылда   инфраструктураны үстерү һәм авылда  тормыш  дәрәҗәсен  күтәрү көтелгән нәтиҗәләрне бирәчәгенә   ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International