Хөрмәтле коллегалар һәм авыл хезмәтчәннәре!
«Честный знак» системасында 346 компания теркәлгән, шул исәптән Татарстаннан 65 җитештерүче. Әйләнешкә кертелгән маркировка кодлары саны буенча топ-5 җитештерүче арасына “Чаллы Холод”, “Чистая линия”, «Фабрика Настоящего Мороженого», «Валио», «Хохланд Русланд» керде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елдан Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлады. Программа, аерым алганда, авыл халкын һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыруны һәм үстерүне һ.б.ларны күздә тота.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Аны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнар Хафизов озатып йөрде.
Әтнә районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов килде. Алар районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар, районның оешма җитәкчеләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очраштылар. Аларны Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов озата йөрде.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Марат Миңнебаев умартачылыкны саклап калуга һәм үстерүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсе кысаларында «Азык-төлек иминлеге өчен глобаль мәсьәләләр:хәтәрлекләр һәм мөмкинлекләр» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгында 10 меңнән артык вакансия Свое Фермерство платформасында урнашкан. Биредә агросәнәгать комплексы компанияләре студентларга җәйге чорга түләүле стажировкалар тәкъдим итә - эш бирүчеләрнең 70%ы студентларга эш тәҗрибәсе булмаган килеш айга 15-30 мең сум хезмәт хакы белән эшләр тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Татарстан студентлары җәйге каникуллар вакытында үз республикаларында да, аннан читтә дә - Удмуртиядә, Пермь краенда һәм Киров өлкәсендә дә эшкә урнаша алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре томат үстерү үзенчәлекләре турында мәгълүмат әзерләгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.