«Алтын көз-2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан мелиораторлары берьюлы биш медаль, шул исәптән дүрт алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.
“Татмелиоводхоз” Татарстан ФДБУ идарәсенә күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри казанышлары һәм Россия Федерациясенең мелиорация комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен алтын медаль бирделәр.
Югары пробалы медаль белән шулай ук Казан сугару техникасы заводы «Илебезнең иң яхшы мелиорация һәм сугару техникасы җитештерүче» конкурсында «Казанка» киң колачлы су сиптерү җайланмасын җитештерүне оештырган өчен бүләкләнде.
Моннан тыш, иң югары бүләкләр – «Мелиорацияләнгән җирләрдә эшләүче иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе» номинациясендә Арча муниципаль районының «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖенең мелиорация өлкәсендә республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең эшләренә алтын алтын медаль һәм җиңүче дипломы тапшырылды.
“Мелиорация - Татарстан АПКсын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Төбәк үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә тәэмин итеп калмыйча, авыл хуҗалыгы продукциясен башка төбәкләргә дә сата һәм аны чит илләргә чыгара”, - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты вәкиле Андриан Калинин.