Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре Дубайда Экспо-2020 Бөтендөнья күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә инновацияләр һәм күренекле казанышлар күрсәтелә, ул 192 илдән катнашучыларны һәм Бөтен дөньядан миллионлаган килүчеләрне берләштерә.
«Хәләл» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасының цифрлаштыру өлкәсендәге казанышлары Агрополиянең һәм AGROTECH консорциумының бердәм мәгълүмат системасы мисалында җентекләп ачылды.