ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июльдән 3 июльгә кадәр булачак  «АГРОВОЛГА 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсенә кадәр Казаннан түләүсез автобуслар   йөриячәк. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.

Буа районының «Авангард» ҖЧҖ базасында туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм җитештерүне киңәйтү өчен биологик   игенчелек системасы элементларын уңышлы гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында семинар-киңәшмә узды. Семинарны  «Биопрепаратлар»  фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ оештырган.

Татарстан Республикасында 2021 елда 322 мең тонна печән, 2 млн. 336 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак. Бүгенгә  213 мең тонна печән (ихтыяҗның 66%ы), 944 мең тонна сенаж   (ихтыяҗның 40% ы) әзерләнгән. шартлыча 1 баш терлеккә 30 ц. азык  таләп ителә, бүгенгә 7,3 центнер әзерләнгән. Шулар  турында  бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Татарстан Республикасында аномаль температураларга бәйле куркыныч агрометеорологик күренешләр расланган 38 муниципаль район буенча Гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы күрсәтмәгә кул куелган.   Бу хакта бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген «Татарский» агрохимия хезмәте үзәгендә микробиологик лаборатория ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татарский»  агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры Әнәс Локманов һәм Үзәк хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге территориясендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга - «АГРОВОЛГА 2021»  халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга заявкалар  сайлап алуны игълан итте.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

«Үземнеке» беренче Бөтенроссия фестивалендә «Кәүсәр», «Йолдыз» кооперативлары, «Лотфуллина» КФХсы һәм Татарстанның башка фермерлары үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Арча районында “Северный” АХП” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы узды.


26
июнь, 2021 ел
шимбә

26 июньдә «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары узды. 4 заезд һәм 10 чабышта понилар, юртаклар һәм менге атлар ярышты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International