АГРОКӨЧ көнбагыш уңышын җыюны төгәлләде

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Аномаль корылык сезонына карамастан, «Агрокөч» холдингы  агрофирмалары гектардан  уртача  18 ц уңыш  алуга  ирештеләр, Россия буенча  бу  күрсәткеч  – 16,5 ц/га. Көнбагыш  кырларынңа   эшләр 2 сентябрьдә башланды һәм октябрь башында тәмамланды. Урып-җыюның гомуми мәйданы 14 мең гектар иде.

 Җыелган барлык уңыш «Зәй элеваторы»на озатылды, ул май   культураларын киптерү өчен ике киптерү җайланмасы белән җиһазландырылган. Биредә кул хезмәте бик аз кулланыла — барлык процесслар да диярлек автоматлаштырылган, ә идарә системасы реаль вакыт режимында барлык җитештерү процессларын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

 «Чаллы элеваторында»   тәүлеккә  3 мең тонна ашлык    кабул ителә һәм   киптерелә. Ул автотранспорт, тимер юл һәм су юлларына чыга. Азык махсус рецептура буенча җитештерелә һәм барлык  төр авыл хуҗалыгы хайваннары  һәм кош-кортлары  туклыклы  азык  белән  тәэмин ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International