Дмитрий Патрушев: «Субъектлардан эшләрне максималь оптимальләштерүне көтәбез»

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында яшелчәләр җыю буенча сезонлы эшләр динамикасына багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә илнең төрле төбәкләреннән тармак министрлыклары җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Киңәшмә кысаларында Россия Федерациясендә сезонлы кыр эшләрен башкаруның барышы, аерым алганда, бәрәңге һәм шикәр чөгендере җыю мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук «Азык-төлек товарлары базарындагы бәяләр вәзгыяте турында» нотык белән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут чыгыш ясады.

 “Хәлне тотрыкландыру максатларында субъектлардан уңышны җыеп алу эшләрен максималь оптимальләштерүне һәм, һичшиксез,  яшелчә һәм бәрәңге җыю буенча   тиешле  күләмнәргә  ирешүне көтәбез. Бу культураларны җыю буенча планнар барысы белән дә килештерелде. Аларны үтәү безгә бәяләр үсешен булдырмаска ярдәм итәчәк”, - дип сөйләде Дмитрий Патрушев.

“Төбәкләр эшенә килгәндә, шуны  да  әйтергә кирәк, аграрийларны авыл хуҗалыгы техникасы, минераль ашламалар белән тәэмин итү аеруча мөһим, орлык әзерләүне аерым контрольдә тотарга кирәк. Шул чакта киләсе елга планлаштырылган җитештерү күләме үтәләчәк”, - дип билгеләп үтте Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов.

Үз чиратында Марат Җәббаров Татарстандагы вәзгыять турында мәгълүмат  бирде.

 “Бүгенге көнгә республикада  уңыш 80% мәйданда җыеп алынган, 10 мең гектар тамырга калган. 20 октябрьгә шикәр чөгендерен чыгарып бетерүне  планлаштырабыз. Шикәр чөгендерен эшкәртү тулы куәттә бара. Бүгенге көнгә шикәр заводларына 605 мең тонна чөгендер китерелгән. Бәрәңге вәзгыятенә  килгәндә, бүгенге көнгә уд 3,7 мең гектар мәйданда җыелган, тулаем җыем 64 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш – 173,2 ц/га”, - дип хәбәр итте Марат Җәббаров.

Исегезгә төшерәбез, халыкны арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен 11 сентябрьдән эре сәнәгать үзәкләрендә шимбә ярминкәләре үткәрелә. Алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International