Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!
Ел саен, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, без һөнәри бәйрәмебез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Быелгы ел, әлбәттә, бик катлаулы булды. Шуңа да карамастан, четерекле һава шартларында да кыр хезмәтчәннәре яхшы уңыш җыеп ала алдылар.
Республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен армый-талмый, көнне-төнгә ялгап эшләүче барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән барыгызны да! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм муллык телим! Алдагы елларда хезмәт нәтиҗәләрегез көтелгәннән дә уңышлырак булсын!