Татарстанда реконструкциядән соң мелиорация объекты ачыла

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Бигеш торак пункты янында яңа гидротехник корылма файдалануга тапшырылган. Аны реконструкцияләү «Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү һәм җайга салу буенча дәүләт программасы» федераль максатчан программасы кысаларында башкарылды.

Сугару системасын реконструкцияләүнең зарурлыгы шунда, аны эксплуатацияләү барышында торбаүткәргеч арматура белән сугару челтәре торбаларын яраксыз хәлгә китергән. Гидротехник корылмалар тузган һәм системаның нормаль эшен тәэмин итмәгән.

Гидротехник корылмада плотинаның төп  өлеше, шулай ук су чыгару һәм су агызу корылмалары төзекләндерелгән. Сугарулы участокта үзебезнең Казан сугару техникасы заводы ҖЧҖ чыгара торган «Казанка» заманча, киң колачлы су сиптерү машиналары монтажланган.

Сугарулы  җирләрне реконструкцияләү бөртекле культураларның уңдырышлылыгын - гектардан 35-40 центнерга  кадәр, күпьеллык үләннәрнең уңдырышлылыгын гектардан 50-60 центнерга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.  Сугарулы  җирләрдә шулай  ук  яшелчәләр үстерү дә планлаштырыла.

Соңгы елларда федераль һәм төбәк программалары кысаларында Татарстан Республикасында 32 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, 200 км суүткәргеч салынган, 450дән артык буаның техник торышы норматив хәлгә китерелгән. Җиде ел эчендә мелиорациягә 5,5 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән.

Быел федераль адреслы программа кысаларында һәм Россия Федерациясе Россия техника күзәтчелеге  катнашында ел башында гомуми мәйданы 2270 гектар булган 4 федераль сугару объекты файдалануга тапшырылды.  Бу объектларның гомуми бәясе 270 миллион сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International