Республика башкаласында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Президент исеменнән кабул итү тантанасы узды

2021 елның 8 октябре, җомга

Ел саен уздырыла торган Уңыш бәйрәме бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел  ачу комплексында узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы  кунаклары булып   инвесткомпанияләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре башлыклары, тармак ветераннары җыелды.

Традиция буенча чараның башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

“Агросәнәгать комплексы бүген  эш белән тәэмин ителгән халыкның 8%ын һәм тулаем төбәк продуктының 6%ын тәшкил итә. Республика илнең авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән 100%ка тәэмин ителгән күп булмаган   төбәкләрдән берсе, шуңа күрә авыл хуҗалыгы – безнең икътисадның төп тармагы”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов югары нәтиҗәләргә ирешкән эре агрохолдинглар   инвесторларына  аерым рәхмәт белдерде, болар - “Агрокөч”, «Ак Барс» Холдинг компаниясе, «Август-Агро», «Красный восток-Агро», «Агроинвест», «Хузангай», «Био-Агро», «Продпрограмма». Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча Татарстан лидерлыгын саклап калган терлекчеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агымдагы елда республикада 1 млн 950 мең тонна сөт, 431 мең тонна ит, 1,2 млрд йомырка җитештерү планлаштырыла. Алдынгы районнар арасында Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча лидер булган Кукмара районын, сыерларның продуктивлылыгы буенча - Әтнә районын, иң күп cfylf эре мөгезле терлекләр булган Балтач районын,  сәнәгать дуңгызчылыгы һәм кошчылык буенча лидер булган Тукай районын, эре мөгезле терлекләр җитештерү буенча иң зур үсешне тәэмин иткән Мамадыш районын  билгеләп  үтте.

 “Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында Президент агросәнәгать комплексы алдында яңа бурычлар куйды. Терлекләрнең баш санын торгызу, агроиминләштерү мәсьәләләре өстенлекле юнәлешләр  булып кала. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча чаралар шулай ук дәвам итәчәк.  Бу чараларның барысы да тармакны үстерүгә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Чараның тантаналы өлешендә игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алдынгыларын котладылар. «РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Алексей Манонин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Шулай ук «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖ агрономия хезмәтенең әйдәүче агрономы Таһир Хәертдинов, «Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы» фермер хуҗалыгының машина белән сыер саву операторы Любовь Данилова, «Апас-Мол» ҖЧҖенең Әлмәндәр йөк автопаркы машина йөртүчесе Зөфәр Гарифуллин, «Нырты»  АХП» ҖЧҖ механизаторы Рәфис Шәйдуллин һәм АПКның башка алдынгылары да лаеклы бүләкләр алдылар.

 “Мин 40 ел авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшлим һәм минем хезмәтемне шулай югары бәяләүләре бик рәхәт! Бу бүләкне Президент кулыннан алу  тагын  да  күңеллерәк. Гади авыл хезмәтчәннәренең хезмәт  нәтиҗәләренә ихтыяҗ булуга, аларның  файда  китерүенә  мин бик шат!”, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты бүләкләнүчеләрнең берсе Рәфис Шәйдуллин.

Республика икмәге уңышына Чистай, Алексеевск, Арча районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре аеруча зур өлеш кертте. Бу нәтиҗәләр   артында  тулы  бер  коллективларның – комбайнчылар, механизаторлар, агрономнар, инженерлар һәм җитәкчеләрнең зур хезмәте тора. Яңа технологияләр куллану һәм командада  эшләү авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яхшы уңыш алырга    мөмкинлек бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International