«Алтын көз» агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында 7 октябрьдән Илкүләм гастрономия фестивале эшли башлады, анда бөтен илдән фермерларның иң яхшы продукциясе, шул исәптән «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендлары конкурсында катнашучыларның да продукция күрсәтелә.
«Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов, «Петербург трактор заводы» АҖ директоры Сергей Серебряков һәм «ФосАгро-Регион» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Вовк белән берничә эшлекле очрашу үткәрде. Эшлекле очрашулар барышында алар актуаль мәсьәләләр һәм якларның хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Бүген Агросәнәгать комплексы атналыгы кысаларында «Алтын көз – 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – илдә авыл хуҗалыгы казанышларын күрсәтүнең иң зур чарасы ачылды. Чарада Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Бүген Мәскәүдә VIII Россия агротехника форумы уза – бу авыл хуҗалыгы машина төзелеше өлкәсендә иң әһәмиятле чара. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Бүген Россиядә агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң масштаблы вакыйга – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган Агросәнәгать комплексы атналыгы башлана. Бу чарада Татарстан Республикасы да катнаша. Республика исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.
Россия Президенты Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде. Бу хакта дәүләт башлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган указында хәбәр ителә.
Татар милли ризыгы чәк-чәктән хуш исле бал исе һәм бал тәме килеп тора. Казан чәк-чәгенең төп өстенлеге - тамырлары белән Идел-Болгар дәүләте чорына ук китә торган уникаль җитештерү рецепты буенча әзерләнүендә. Риваятьләр буенча, бу татлы ризык шул чорда ук әзерләнә башлаган.
Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре - авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары, инвестиция компанияләре җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар һәм хуҗалыкларның баш зоотехниклары катнашты.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашу өчен конкурс нигезендә сайлап алу башланды, ул финанс яктан тотрыклы һәм табышлы яңа фермер хуҗалыкларын булдыруга, моңа кадәр гамәлдә булган бизнесның нәтиҗәлелеген арттыруга, АПКда бизнес алып баручы иң яхшы практикларны үстерүгә һәм алга этәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында дуңгызчылык тармагында агымдагы вәзгыятькә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узды. Киңәшмәдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы вәкилләре, эре предприятиеләр һәм тармак берлекләре җитәкчеләре, шулай ук төбәкләрнең АПК идарәләре органнары вәкилләре катнашты. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.