Экспозициядә бәрәңгенең үз селекциябездәге яңа сортлары, бәрәңгене үстерү, саклау һәм эшкәртү, шулай ук бәрәңгене аннан эшләнә торган продуктлар өчен эшкәртү технологияләре куелган иде.
ТатНИИСХ “Авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын һәм гибридларын булдыру” конкурсында 4 номинациядә катнашты һәм югары бүләкләр алды:
“Селекция һәм бәрәңге орлыгы” номинациясендә Көмеш медаль һәм икенче дәрәҗә Диплом (“Бәрәңге сорты – Самба”);
“Бөртекле (сабан) культуралары селекциясе һәм орлыкчылык” номинациясендә Көмеш медаль һәм икенче дәрәҗә Диплом (“Сабан арпасы сорты - Тевкеч”);
“Бөртекле (көзге) культуралар селекциясе һәм орлыкчылык” номинациясендә Көмеш медаль һәм икенче дәрәҗә Диплом (“Көзге арыш сорты – Зилант”);
“Кузаклы культуралар селекциясе һәм орлыкчылык” номинациясендә Бронза медаль һәм өченче дәрәҗә Диплом (“Борчак сорты – Велес”).