ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә Казанның 15 мәйданчыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрде. Иң көтеп алынган ярминкә Чехов базары территориясендә булды.

Татарстанда Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру  үзәге базасында «Кайтам» Бөтенроссия форумы ачылды. Чарада  аграр юнәлеш буенча 150 студент  катнаша, аларның 70е – Россиянең 35 төбәгеннән, 80е - Татарстан Республикасыннан. Моннан тыш, 600 катнашучы «Авыл   көче» кушымтасы аша онлайн тоташтырылган.


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан» халыкара ат спорты комплексы, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ һәм башкалар оештырды.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елда федераль бюджеттан финанслашу  башкарыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен икенче конкурс сайлап алуын уздыруга  гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды. Җыелышта республиканың 43 районы катнашты.

Составына «Зәй шикәре» заводы кергән “Агрокөч” холдингы ел саен предприятиеләрдә модернизацияләү кампанияләре үткәрә. Хәзерге вакытта предприятиедә аны төгәлләүгә әзерләнәләр: киптерү бүлеге реконструкцияләнә, газ миче төзелә, чөгендер сыгынтысын пресслау  җайланмасы  урнаштырылган.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” ХІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында киң җәмәгатьчелеккә SICPA проекты   тәкъдим ителде. Бүгенге көндә  хәләл продукция турында  белешмәләрне  күзәтү өчен кушымта теләсә кайсы платформага   файдалану  өчен ачык.  

12 сентябрьдә Казан аграр университетында Виноград - 2021 күргәзмәсе узачак. Бу - Виноградчылар ассоциациясе, Бакчачылар берлеге, Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының уртак проекты. Чарада бөтен республикадан виноградчылар катнаша.

«Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы илдә зур танылу тапты. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең  күп төрле татлы  ризыклары   белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү куәтен күрсәтү. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк. Проектта катнашучы проектларның барысы да федераль ярдәм   программасына  кертеләчәк, хезмәткәрләр - квалификацияләрен күтәрү, ә җиңүчеләр – ихтыяҗны һәм сатуларны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге алачаклар.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International