Казан ипподромында беренче мәртәбә татар токымлы атларны рингка чыгардылар

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе тарафыннан оештырылган чара түбәндәге максатларда үткәрелә:

- татар токымлы атларны популярлаштыру;

- әлеге токымның иң яхшыларын ачыклау һәм күрсәтү;

- нәсел эше тәҗрибәсе белән уртаклашу;

- теләгән мастьне билгеләү һәм булган тамгаларын ачыклау  юлы белән татар токымлы атларны ярышларга  кертү кагыйдәләрен эшләү.

Смотрда бүленеш җенси-яшь төркемнәре буенча башкарылды. Атлар түбәндәге категорияләргә бүленде:

 1.   2 яшьлек  бияләр

2.   2 яшьлек айгырлар

3.   3 яшьлек бияләр

4.   3 яшьлек айгырлар

5.   4 яшьлек һәм аннан зуррак  яшьтәге бияләр

6. 4 яшьлек  һәм аннан зуррак яшьтәге  айгырлар

Судьялар атларны типлары, экстерьеры, адымнары һәм юртаклыгы буенча бәяләделәр.

Өч яшьлек айгырлар арасында  "Татнефть"  гавами акционер  җәмгыятеннән Җанибәк чемпион  булды. Ул шулай ук  токымлы барлык айгырлар арасында  иң яхшысы  дип танылды.

Иң яхшы бия – Лениногорск районының "Нәбиуллин Ф.М." крестьян-фермер хуҗалыгыннан Тейма. Ул дүрт яшьлек  һәм аннан аннан  зуррак  яшьтәге  бияләр  рингында беренче урынны алды.

Дүрт яшьлек һәм аннан зуррак  яшьтәге  иң яхшы айгыр исеменә Балык Бистәсе районының "Нәбиуллин Ш.Г" крестьян-фермер хуҗалыгыннан Армак лаек булды.

 Ике яшьлек иң яхшы айгыр исеменә Теләче районының «Племрепродуктор Гыйниятуллин С.Ш.» ҖЧҖеннән  Алтын лаек булды. Ике яшьлек  иң яхшы бия дип танылган Пальма да  шул ук районнан булды.  

Иң яхшы хендлер дип Марат Вафин танылды.

Иң яхшы әзерләнгән ат өчен Балык Бистәсе районыннан Рәмилә Хәлиуллина бүләкләнде.    

Җиңүчеләргә кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International