«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында республикада көзге бөртекле культураларның торышы турында мәгълүмат бирделәр

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Ел башында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 9,3 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен аралап тикшерделәр һәм кырларның гомуми торышын билгеләделәр.

 Фитомониторинг йомгаклары буенча хисапта билгеләп үтелгәнчә, гыйнварның беренче декадасында көчле явым-төшемнәр фонында тотрыксыз   температура режимы сакланды.

Тәүлек эчендә 1 мм  һәм аннан күбрәк кар төшү  3-6 көн буена  күзәтелде. Гомумән ун көн  эчендә кар яву  нормадан  130-290%ка кадәр җитте, Бөгелмә районында   90% тәшкил итте.

Җирнең туңу тирәнлеге   5-15 см-га  артты һәм 10 гыйнварга ул 30-80 см тәшкил итте.

“Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәр күләме  норма чикләрендә, сирәкләнгән урыннар  табигый  сирәкләнеш  чикләрендә, ягъни 10%тан да артык түгел”, - дип аңлатты «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы  җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы   филиалында билгеләп үтелгәнчә, кырлардагы югары кар катламы көзге культуралар чәчүлекләрен гыйнварның беренче декадасындагы аерым көннәрдә торган түбән һава температурасы тәэсиреннән саклап калган. Татарстан территориясендәге метеостанцияләр һәм постлар күзәтүләреннән  күренгәнчә, уҗымнарның куаклану төене яткан тирәнлектәге туфракның минималь температурасы -3...-9°С градустан  түбәнрәк төшмәгән.

 

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International