Татарстанның “Агрокөч” холдингы үз брендлары астында продукция сатуны 40%ка арттырды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

"Агрокөч" 2021 елда үз брендлары астында продуктлар сату темпларын 40%ка  яки 3 млрд сумга арттырды. Холдингта төргәкләнгән продукцияне   сатуның гомуми күләме 10,7 млрд. сум тәшкил итә. Үсеш сәбәпләре арасында ассортиментның оптимальләшүен, базар таләпләренә тиз реакция  булуны һәм хәләл стандарты буенча продукция җитештерүне билгеләп үтәләр.

«Просто Вкусно» бренды астындагы продукция 2020 елның ноябрендә сатуда барлыкка килде. Ике ай эчендә 5 тонна сатылган, ә линейканың башлангыч составына, традицион продуктлар, шулай  ук хәләл стандарты  төрләре буларак та, пешерелгән һәм ярымыслаган  казылыклар, сосискалар     кертелгән. 2021 елда сәүдә маркасы ассортименты киңәйтелде, аңа шашлыклар, ветчиналар, сарделькалар, шпикачкалар һәм ярымысланган казылыклар өстәлде.

 Тагын бер сәүдә маркасы - «Я ем с умом»,  аңа түбән лактозлы сөт, стакандагы йогырт һәм биокефир керә. Сөт линейкасында «Агросила» сәүдә маркасын эшләтеп җибәрү уңышлы проект булды. Болар - хәләл стандарты продуктлары: катык, каймак, атланмай, өч төрле сөт, эремчек һәм корт, гомумән алганда, алар  сәүдә  киштәләренә 1607 тонна чыгарылды. 

 Ел нәтиҗәләре буенча чи продукция сегментында сату лидерларында  түбәндәгеләр булды: суытылган, аерым төргәкләргә төрелгән хәләл стандартлардагы тавык  түшкәләре, тирән эшкәртүдәге – пешерелгән-ысланган тавыкның күкрәк ите, сөт продукциясендә - «Просто Молоко»ның «Крестьянское» мае, казылыклардан – «Чаллы Бройлер»ның  «Экстра хәләл»  ветчинасы, 2022 елда ул «Агросила» маркасы астында чыгачак, ә  әчетелгән сөтле  ризыклардан - «Просто Молоко» ацидофиль   эчемлеге.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International