Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советының һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы узды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Камияр Байтемиров рәислегендә Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай ук банк вәкилләре, компетенцияләр үзәге вәкилләре, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Чарада Фермерлар ассоциациясенең алдагы елга бурычлары, аерым алганда, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында агросәнәгать паркларын төзүне яңарту мөмкинлеге, КФХның табышлылыгын тәэмин итүнең икътисадый механизмын камилләштерү, хисаплылыкны дөрес алып  бару   өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре каршында консультатив үзәкләр булдыру, шулай ук авыл территорияләрен үстерү өчен кирәкле барлык шартларны  тудыру турында фикер алыштылар.

 Камияр Байтемиров Совет әгъзаларына 4 февральдә Фермерлар ассоциациясенең 22 съезды булачагын хәбәр итте һәм бу чарага җитди әзерләнергә кирәклеген ассызыклады.

Ассоциация рәисе үз чыгышында,  Татарстанда дәүләт ярдәме башка төбәкләргә караганда көчлерәк, дип билгеләп  үтте.  Авыл җирлегендә күпчелек  эш урыннары нәкъ менә грант ярдәме белән оештырыла, диде  ул. 

Аннары утырышта Ришат Хәбипов чыгыш ясады.  

«Татарстан үз сәясәтен барлык милек рәвешләренә ярдәм итү юнәлешендә алып  бара. Күптән түгел «Агропрогресс» программасы эшли башлады, ә аннан соң киләсе атнада «Агростартап» һәм «Гаилә фермалары» программалары старт алачак. Ярдәм чаралары бар, әмма барысы да үзебездән торганын  онытмаска кирәк», - диде ул.

«Узган ел 539 тонна ит, 1 миллиард 400 мең данә йомырка җитештерелгән. Ит җитештерү 2%ка арткан, йомырка – 1%ка. Ягъни, республика фермер хуҗалыкларының үсеш мөмкинлекләре зур. Үгезләр һәм таналар үстерү белән шөгыльләнү әйбәт булыр  иде,  шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үзебезнең шундый  мәйданчыкларда, Татарстанда,  терлекләр сатып алу  мөмкинлеге  булыр  иде.  Хайваннарны патологиягә тикшерү өчен һәр хуҗалыкка килеп йөри ала  торган  белгечләр дә бар. Эш өчен тагын бер юнәлеш – генетика. Яхшы продуктивлык яхшы генетикага бәйле», - дип сөйләде  Ленар Гарипов.

 Крестьян-фермер хуҗалыклары хәзерге вакытта  республика АПКсының иң динамикалы  секторы булып тора, ул авыл хуҗалыгы продукциясенең мөһим төрләрен, шул исәптән ашлык, сөт, ит, яшелчәләр җитештерүдә ел саен үз өлешен арттыра, авыл җирендә яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә. Бүгенге көндә фермерлар 635 мең гектар яки барлык чәчү мәйданының  22%ын  били.   Бу – фермерчылык  үсешенең, аның йогынтысының һәм нәтиҗәлелегенең мөһим күрсәткечләреннән 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International