Министрлык гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуга  документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә.

Гаризалар һәм документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309   кабинет, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында https://agro.tatarstan.ru/konkurs-2022.htm сылтамасы  буенча урнаштырылган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International