Россельхозбанк 2021 елда иң эре Своё Фермерство аграр экосистемасында авыл хуҗалыгы техникасына булган ихтыяҗны анализлады һәм кредитка сатып алу өчен иң популяр товарларны ачыклады. Шунысы акчыкланды: ихтыяҗның 60%ы – тракторларга, 30%ы – пресс-җыйгычларга, тагын 10%ы комбайннарга һәм мини-тракторларга туры килә.
Тракторлар арасында Минск трактор заводында җитештерелгән 80 һәм 82 модельле «Беларус» абсолют лидер булды. Маркетплейс клиентлары нәкъ менә шушы машинага ешрак кредитлар алганнар: гомуми заявкаларның 80%ы «Беларус»лар өлешенә туры килә. Калган 20%ы Россиядә һәм Кытайда җитештерелгән төрле модельләргә туры килә.
Кулланучылар башка авыл хуҗалыгы техникасы белән дә кызыксыналар, болар: асылмалы җайланмалар, мини-төягечләр, чапкычлар, чәчкечләр. 2021 елда маркетплейста ит һәм сөт продукциясе эшкәртү һәм икмәк пешерү буенча модульле мини-заводлар барлыкка килде һәм алар тиз арада бик популяр булып китте.